Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Штраф түләмәгән өчен – мәҗбүри эшләргә

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 7 ай эчендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүгә кагылышлы 76 беркетмә төзегәннәр. Канун буенча, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән яки кичектереп тору срогы гамәлдән чыккан көннән соң 60 көн эчендә түләргә тиеш. Хәзерге вакытта административ штрафны...

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 7 ай эчендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүгә кагылышлы 76 беркетмә төзегәннәр.
Канун буенча, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән яки кичектереп тору срогы гамәлдән чыккан көннән соң 60 көн эчендә түләргә тиеш. Хәзерге вакытта административ штрафны ирекле түләү срогы 60 көн тәшкил итә.
Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге искәртә: РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, административ штрафны канунда билгеләнгән вакыт эчендә түләмәгәндә, түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма мең сумнан да ким түгел, штраф салу яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы каралган.
Салынган штрафны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылык, карар чыгарылганнан соң 41 нче көннән башлана, икенче төрле әйткәндә, кире шикаять бирүгә бирелгән ун көнлек вакыт һәм 30 көнлек түләү вакыты үткәннән соң. Агымдагы елның маеннан канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер исә административ җаваплылык, административ хокук бозу турында карар үз көченә кергәннән соң 71нче көннән башлана.
Моннан тыш, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше 50 сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләргә тарту сыйфатындагы санкция белән тулыланган.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев