Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

“Игътибар: балалар!“

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм үсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту күнекмәләрен яңадан исләренә төшерү максатларында Татарстан Республикасында 2017 еның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр "Игьтибар: балалар!" профилактик чара үтә. 2017 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 316 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 10 бала һәлак булган,...

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм үсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту күнекмәләрен яңадан исләренә төшерү максатларында Татарстан Республикасында 2017 еның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр "Игьтибар: балалар!" профилактик чара үтә.

2017 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 316 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 10 бала һәлак булган, 331е имгәнүләр алган.
Статистик мәгълүматлар анализыннан күренгәнчә, озакка сузылган каникуллардан соң балалар юлларда үзләрен ничек тотуга бәйле кагыйдәләрне оныталар, шуңа бәйле аларга транспорт мохитенә өстәмә яраклашу таләп ителгән август-сентябрь айларында сабыйлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Чара кысаларында Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре бу чорда балаларны утыртып йөртүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга, машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә бәйле һәм утны кире кайтаргыч элементларны популярлаштыруга юнәлдерелгән массакүләмле тикшерүләр оештырачак. Ә 1 сентябрьдән мәктәпләрдә балаларның юлда үзләрен имин тотулары мәсьәләләренә багышланган Дәүләт автомобиль инспекторлары катнашында ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк.
Районның дәүләт автомобиль инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үтә уяу һәм сак булырга чакыра. Ә әти-әниләрне исә сабыйларын аларның сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырган урыннарда, шул исәптән юллар янәшәсендә караучысыз калдырырга ярамаганлыгы хакында искәртә.
- 7 яшькәчә баланы автомобильдә махсус креслода гына утыртып йөртергә кирәклеген онытмагыз, - дип искәртә Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Үзгәрешләргә нигезләнеп, хәзер 7 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында һәм йөк автомашинасы кабинасында, аларның авырлыгына һәм буена туры килгән махсус саклану җайланмаларын кулланып кына түгел, ә иминлек каешларын эләктереп тә утыртып йөртү рөхсәт ителә. Әмма, иминлек максатларында, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны да саклану җайланмаларында утыртып йөртергә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев