Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

02 хезмәте

1нче октябрьдән алып 25енә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 147 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше кузгатылган. 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2сендә зыян күрүчеләр бар. Караклык арта бара. Документларын югалткан Аксубайда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрнең берсенә документларны табучыны бүләкләячәкмен диеп белдерү бирә. Тиздән анарга...

1нче октябрьдән алып 25енә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 147 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше кузгатылган. 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2сендә зыян күрүчеләр бар.

Караклык арта бара. Документларын югалткан Аксубайда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрнең берсенә документларны табучыны бүләкләячәкмен диеп белдерү бирә. Тиздән анарга билгесез затлар шалтыратып, документларның табылуын хәбәр итәләр һәм аларны тапкан өчен бүләкләү рәвешендә телефон номерына 4 мең сум күләмендә акча җибәрүне сорыйлар. Шатлыгыннан ханым аны алдаганнары турында уйлап та карамый һәм акчаны күчерә. Нәтиҗәдә документларсыз да, акчасыз да кала.
6нчы октябрьдән 7сенә каршы төндә билгесез затлар Мокшино янәшәсендәге кырдан якынча 200 мең сумлык эшермә урлыйлар.
10нчы октябрьдән 11енә каршы төндә Яңа Ибрай авылында элеккеге балалар бакчасы бинасыннан билгесез затлар тимер ишекне салдырып алып китәләр.
12нче октябрь көнне элек кыйнау өчен административ җаваплылыкка тартылган Аксубайда яшәүче ханым кабаттан шундый ук җинаять кыла - 90 яшьлек аксубайлыга кул күтәрә. Җинаять эше кузгатылган.
16нче октябрь көнне иртәнге 8дән 11 сәгатькәчә МЮД авылында билгесез зат, ишекнең биген ачып кеше өенә керә һәм 10 мең сум акча урлый.
23нче октябрь көнне Иске Үзи авылы кешесе йортында бераз эшләгәннән соң, эш коралларын җыештырып куймыйча гына, тамак ялгап алу максаты белән өенә керә. Ә чыкканнан соң аларны урынында тапмый. Югалган эш коралларын эзләүдә аңа күршесе ярдәм итә - ул аның йортыннан эш коралларын күтәреп чыгып баручы билгесез кешене күреп калган була. Оператив-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә эш кораллары чүп үләннәре арасыннан табыла. Каракның шәхесе билгесез.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев