Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Утны кире кайтаргыч элементлар – мәҗбүри

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый язма бар: торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы вакытында утны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү - мәҗбүри һәм аларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга кирәк. Көннәр кыскара бара, Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларыннан билгеле булганча, эңгер-меңгер вакытта юлларда аеруча куркыныч. Дәүләт автомобиль инспекторлары утны кире кайтаргыч элементлар...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый язма бар: торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы вакытында утны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү - мәҗбүри һәм аларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга кирәк.

Көннәр кыскара бара, Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларыннан билгеле булганча, эңгер-меңгер вакытта юлларда аеруча куркыныч. Дәүләт автомобиль инспекторлары утны кире кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрергә яки фликерлар кулланырга киңәш итәләр, аларны шулай ук киемгә беркетергә мөмкин. Болай эшләгәндә машина йөртүчеләр җәяүлене ерактан ук күреп алачак.
- Утны кире кайтаргыч элементларның балалар киемнәрендә дә булуы хакында кайгыртыгыз, - дип бәян итте ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин.
- Аларны куллану җәяүлеләрне таптату куркынычын күпкә киметә. Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлар чикләрендә утны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Үзегезнең һәм балагызның гомере хакында уйланыгыз. Баланың мәктәп букчасына, өс киеменә фликер беркетегез. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, якын аралыктагы фарасы кабынган машинада хәрәкәт иткәндә, шоферның караңгыда барган җәяүлене күреп алу аралыгы 50 метрга тиң, ераклык фаралары белән барганда - 100 метр. Җәяүленең киемендә утны кире кайтаргыч элементлар булганда исә, күреп алу аралыгы якын фаралар утында - 200 метрга, еракка яктырту фаралары янганда - 350 метрга кадәр арта.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев