Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Үсмер һәлак булган

Кичә иртән Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлында гадәттән тыш хәл килеп чыга. 16 яшьлек үсмер "Винг" мотоциклында металл юл коймасына килеп бәрелә һәм егылып башын асфальтка бик нык бәрә. Вакыйга булган урынга килгән "ашыгыч ярдәм" машинасы зыян күрүчене хастаханәгә алып китә, әмма каты имгәнү алган үсмернең Аксубай хастаханәсенең...

Кичә иртән Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлында гадәттән тыш хәл килеп чыга.

16 яшьлек үсмер "Винг" мотоциклында металл юл коймасына килеп бәрелә һәм егылып башын асфальтка бик нык бәрә.

Вакыйга булган урынга килгән "ашыгыч ярдәм" машинасы зыян күрүчене хастаханәгә алып китә, әмма каты имгәнү алган үсмернең Аксубай хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсендә гомере өзелә.

Аксубай районы ЮХИДИ бүлегендә аңлатма бирүләренә караганда, мотоцикл тиешле тәртиптә теркәлмәгән булган, үсмернең идарә итү таныклыгы булмаган, шуның өстенә зур тизлек белән хәрәкәт иткән һәм каты бәрелүдән саклап калу мөмкинлеге биргән мотошлемы да булмаган.

- Мотоцикллар һәм мопедлар - куркыныч мототранспорт булу өстенә, балалар өчен хәтәр уенчык та. Аларны сатып алганчыга кадәр - канун тарафыннан мондый транспорт чараларына идарә итү хокукы кешенең яшенә карап билгеләнгән булуы хакында да онытмаска кирәк. Ул олы хәсрәткә китергән фаҗига китереп чыгарып, балагызның гомере белән бәяләнергә дә мөмкин, - дип шәрехләде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев