Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл эше осталары

Якшәмбе көнне "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Алар бәйрәмне күтәренке рухта каршы алдылар - ә бит җәйге чорда зур эшләр башкарылды. Быелгысы елда Аксубайда гына да 12 урамда юл эшләре алып барылды: берсенә асфальт түшәлсә, икенчесенә - вак ташлы-комлы япма җәелде. Чистай-Аксубай-Нурлат әйләнеп узу юлына...

Якшәмбе көнне "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте.

Алар бәйрәмне күтәренке рухта каршы алдылар - ә бит җәйге чорда зур эшләр башкарылды. Быелгысы елда Аксубайда гына да 12 урамда юл эшләре алып барылды: берсенә асфальт түшәлсә, икенчесенә - вак ташлы-комлы япма җәелде. Чистай-Аксубай-Нурлат әйләнеп узу юлына яңа асфальт катламы түшәлде, Емелькино авылында яшәүчеләр өчен тормыш юлына әверелгән Аксубай-Емелькино юлы күтәрелде һәм аңа шулай ук асфальт салынды. Сөлчә урамында алып барылган юл эшләре район үзәгендә юл төзелеше сезонын ябуның соңгы аккорды булды - монда, әлеге микрорайон кешеләрен куандырып, автовокзалдан торак массив чикләренә кадәр юлга икенче катлам асфальт түшәлде, тротуар салына.
- Без төбәк һәм муниципаль билгеләнештәге уртак кулланышта булган юлларны төзү, үзгәртеп кору һәм тәртиптә тоту эшләрен башкарабыз, - дип сөйли "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин. - Үз эшебезне вакытында гына түгел, ә яхшы сыйфат белән башкарырга тырышабыз. Коллективта бары тик тәҗрибәле, үз эшләренә тугры кешеләр генә тупланган. Хәтта уникаль шәхесләр дә бар - быел предприятиедә 29 ел хезмәт куйган төягеч машинасына идарә итүче Александр Жарковка "Ватан алдындагы бурычлар өчен" Орденының медале тапшырылачак - Бүләкне тапшыру Боерыгына Россия Президенты Владимир Путинның имзасы куелган инде. Әлеге бүләк хезмәтне һәм тәҗрибәне бәяләү булып тора. Кече коллегаларыбызга үрнәк алыр кеше бар. Без предприятиегә нигез салынганнан бирле яшәп килгән йолалар, тармак иминлеге өчен куйган хезмәтләре өчен тармак ветераннарына чиксез рәхмәтле. Форсаттан файдаланып аларны бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер телисем килә.
Һөнәри бәйрәм алдыннан намуслы хезмәт куйган һәм производствода югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылачак. Төягеч йөртүчесе Альик Беляев (хезмәт стажы 34 ел) Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булачак, өлкән бухгалтер Светлана Барсуковага (29 ел эшли), юл эшчеләре бригадиры Геннадий Жарковка (34 ел) Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Машина йөртүче Рамил Садыйков, каток машинисты Валерий Иванов "Татавтодор"ның Мактау грамоталарын алачак.
Юлчылар хезмәте - мактаулы һәм мөһим. Халык көннән-көн мобильләшә бара. Районның тормыш эшчәнлеге юл хезмәтенең сыйфатлы эшенә бәйле - чөнки безнең районда башка төр юллар юк. Юл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәт куюлары аркасында предприятиеләр, төзелеш тармагы, сәүдә, медицина, почта, янгын сүндерү һәм башка бик күп учреждениеләрнең өзлексез эше тәэмин ителә.
Юллар төзү һәм ремонтлау эшләре сезон тәмамлану белән генә бетми - шулай ук әһәмиятле икенче җаваплы сезон - кышкы чор башлана. Кар чистарту техникасы әзерлек линейкасына куелган инде. Заманча техника, алдынгы технологияләр һәм юл хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыклары коллективка, юл төзү күләме елдан-ел артсын һәм район кешеләре үзләрен юлларда уңайлы хис итсеннәр өчен, теләсә нинди бурычны үтәү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев