Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Йөртүче хастаханәгә озатылган

Чәршәбе, кич Чистай-Аксубай-Нурлат-Урмандеево автомобиль юлында юл-транспорт вакыйгасы булган. "ВАЗ-21144" автомобиле йөртүчесе, 64 яшьлек Чистай кешесе Урмандеево ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап алмыйча, каршы як полосага чыга һәм "Лада" автомобиле белән чәкәләшеп, юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ябык типтагы сыну билгеләре...

Чәршәбе, кич Чистай-Аксубай-Нурлат-Урмандеево автомобиль юлында юл-транспорт вакыйгасы булган.
"ВАЗ-21144" автомобиле йөртүчесе, 64 яшьлек Чистай кешесе Урмандеево ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап алмыйча, каршы як полосага чыга һәм "Лада" автомобиле белән чәкәләшеп, юл читенә тәгәри.
Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ябык типтагы сыну билгеләре белән Чистай район үзәк хастаханәсенә китерелә.
- Юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган машина йөртүченең 35 еллык идарә итү стажы булса да, быел гына да ул 9 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, - дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Тәҗрибәле машина йөртүчеләр еш очракта, үзләренә нык ышанулары сәбәпле, йөртү культурасын үтәп җиткермиләр һәм шул рәвешле һәлакәт китереп чыгаралар. Юлларда игътибарлы булыгыз! Сезне өйдәгеләрнең көткәнен исегездән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев