Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

6 мең кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

Аксубайның дәүләт автомобиль инспекторлары елга йомгак ясадылар. 2017 елда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә 6000 кагыйдә бозу очрагын ачыклаганнар. - Бу кагыйдә бозуларның һәркайсы җитди булып санала, чөнки алар фаҗигага китерергә мөмкин, - дип саный Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Безнең хезмәткәрләр һәр көнне юлларда,...

Аксубайның дәүләт автомобиль инспекторлары елга йомгак ясадылар. 2017 елда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә 6000 кагыйдә бозу очрагын ачыклаганнар.
- Бу кагыйдә бозуларның һәркайсы җитди булып санала, чөнки алар фаҗигага китерергә мөмкин, - дип саный Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Безнең хезмәткәрләр һәр көнне юлларда, машина йөртүчеләрнең генә түгел, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең дә катнашы булган уртача 16шар хокук бозу очрагын ачыклыйлар. Яңа елга аяк басып шуны телисе килә, районда яшәүче һәр кеше - өлкән яшьтәме ул, бәләкәйме, юллардагы иминлекнең хәтта кешеләр гомеренең аның үзен юлда ничек тотуына бәйле булуын аңласын иде. Үзегезне саклагыз! Сезне өйдә көтәләр, шуны онытмагыз!
2017 елда теркәлгән кагыйдә бозу очраклары өстендә уйланыгыз.
615 машина йөртүче тизлекне арттырган, 130ы - тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасына идарә иткән, 61е - дәүләт номерлары укырлык торышта булмаган машинага идарә иткән, 231е - документларсыз руль артына утырган, 360ы - куллануга рөхсәт ителмәгән яки җитешсезлекләр күзәтелгән машина артына утырган, 279ы - иминлек каешын эләктермәгән, 70е - пассажирларны, шул исәптән балаларны махсус саклану җайланмаларыннан тыш утыртып йөрткән, 70е - машина йөртү хокукы булмаган яки "права"дан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган, 580е - иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш транспорт чарасында йөргән, 1338 шофер юл билгесенә игътибар итмәгән, 14е - җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, 243 җәяүле һәм пассажир юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, 11е - светофорның тыю билгесенә игьтибар итмәгән, 15 машина хуҗасы каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән полосага чыккан, 79ы - машинасын юл өстендә калдырган, 133 машина йөртүче үзенең корыч атын инвалидлар өчен каралган урында калдырган, 243е - җәяүлеләр өчен каралган юл өстендә калдырган, 137 машина хуҗасы кагыйдә бозган өчен салынган штрафларны түләмәгән, 98е - исерек хәлдә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев