Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

7 һәлакәт, 2 кеше һәлак булган

Ноябрь аенда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 2 кешенең гомере өзелгән һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 13 ноябрь көнне 2 сәгать 50 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 66нчы километрында "УАЗ" машинасын йөртүче юлда кинәт кенә килеп чыккан атны бәрдертә. Нәтиҗәдә пассажир Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла. 18...

Ноябрь аенда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 2 кешенең гомере өзелгән һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
13 ноябрь көнне 2 сәгать 50 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 66нчы километрында "УАЗ" машинасын йөртүче юлда кинәт кенә килеп чыккан атны бәрдертә. Нәтиҗәдә пассажир Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла.
18 ноябрь көнне 18 сәгать 05 минутта Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай автоюлының 10нчы чакрымында трактор (йөртүче 1969 елда туган) һәм ВАЗ-111130 ("Ока") машинасы (йөртүче 1963 елда туган) бәрелешә. Нәтиҗәдә пассажир Аксубай үзәк район хастаханәсенә озатыла.
19 ноябрь көнне 19 сәгать 20 минутта "Чистай-Аксубай-Нурлат-Урмандеево" автоюлының 7нче чакрымында 1969 елда туган УАЗ автомобиле йөртүчесе 1967 елда туган, торак пункттан читтә киемнәрендә ут кайтаргыч элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән исерек җәяүлене бәрдертә. Нәтиҗәдә җәяүле Чистай үзәк район хастаханәсендә вафат була.
24 ноябрь көнне 15 сәгать 50 минутта Аксубай бистәсенең Мазилин урамында чит ил автомобиле белән идарә итүче 45 яшьлек ир-ат җәяүлеләр өчен каралмаган урында юлны аркылы чыгарга теләгән 52 яшьлек җәяүлене бәрдертә. Нәтиҗәдә зыян күрүче Аксубай үзәк район хастаханәсенә озатыла.
26 ноябрь көнне 3 сәгать 20 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 68,9нчы километрында исерек хәлдә руль артына утырган 1979 елгы "Лада" автомобиле йөртүчесе имин хәрәкәтне тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм автобус тукталышының металл корылмасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә машина йөртүче һәм пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла.
28 ноябрь көнне 16 сәгать 20 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 1нче километрында 1953 елда туган "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе имин хәрәкәтне тәэмин итүче тизлекне сайламый, юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм 24 яшьлек машина йөртүче идарә иткән "Лада" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла.
30 ноябрь көнне 21 сәгать 05 минутта Аксубай-Федоровка автоюлының 6,3нче километрында йөртүгә хокукы булмаган килеш "Лада" автомобиле руле артына утырган исерек шофер имин хәрәкәт итү тизлеген сайламый һәм юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә машина йөртүче вафат була, пассажир Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев