Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Инша язган өчен – планшет

Россия парламентаризмы көнендә Татарстанның Дәүләт Советында "Стратегия-2030: республика киләчәгенә минем керткән өлешем" Парламент дәресе - 2017 кысаларында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Тантананы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Җиңүчеләрне икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Дәүләт Советы депутатлары котладылар. Җиңүчеләр арасында Аксубай лицеенда...

Россия парламентаризмы көнендә Татарстанның Дәүләт Советында "Стратегия-2030: республика киләчәгенә минем керткән өлешем" Парламент дәресе - 2017 кысаларында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.

Тантананы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Җиңүчеләрне икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Дәүләт Советы депутатлары котладылар. Җиңүчеләр арасында Аксубай лицеенда укучы Юлия Ильина да бар иде, ул 7-9 сыйныф укучылары арасында ""Гражданлык бурычы" минем өчен нәрсәне аңлата" номинациясендә беренче урынны яулады (укытучысы Наталья Антохина). Дәүләт Советы Рәисе кулыннан Юля I дәрәҗә Диплом һәм бик шәп бүләк - планшет алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев