Язгы мәрхәмәтлелек атнасы
Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында чаралар үткәрелде. Атна ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашудан башланды. Хәйрия концертлары, чәй табыннары оештырылды. Атнаның беренче көне "Ветераннар янәшәдә яши" шигаре астында узды. Сишәмбе көнне укучылар истәлекле урыннарда булдылар, конференцияләр оештырдылар,...
Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында чаралар үткәрелде.
Атна ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашудан башланды. Хәйрия концертлары, чәй табыннары оештырылды. Атнаның беренче көне "Ветераннар янәшәдә яши" шигаре астында узды. Сишәмбе көнне укучылар истәлекле урыннарда булдылар, конференцияләр оештырдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискларны төзекләндерделәр.
"Тарихи ватаныбызны саклыйк" - икенчел шигарь булып торды. Чәршәмбе көнне "Мәгълүматлар үзәгендә ирекле" шигаре белән электрон хезмәтләрне популярлаштыру өстендә эшләделәр. "Дәүләт хезмәтләре порталы - сезнең ярдәмче һәм дус" темасына видеороликлар тәкъдим ителде. Милли донор көнендә укытучылар сыйныф сәгатьләре һәм яшьләр мохитендә ирекле донорлык турында әңгәмәләр үткәрделәр. "Гомерләрне саклап калыйк" дип аталды бу көн.
Тагын бер көн "Игелек маршы"на багышланды. Дәүләт хөкүмәте органнары игътибарын балаларны һәм яшьләрне хәйрия үсешенә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү көннең төп бурычы булды. Мәктәпләрдә тематик флешмоблар, "Спортлы Татарстан" эстафеталары узды.
Шимбә - Халыкара Җир-Ана көнендә - экологик өмәләр оештырылды. Якшәмбе көне "Гаилә белән яраткан китапларны уку" шигаре астында үтте.
Мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтү - дүшәмбе көннең төп бурычы булып торды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга ярдәм күрсәтү, "Без төрле, ләкин без бергә" түгәрәк өстәлләр, "Чернобыль - һәлакәт, батырлык, кисәтү" темасына сыйныф сәгатьләре оештырылды. Көн #Безбергә шигаре астында узды.
25 апрельдә укучылар шәфкать йортында хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар һәм бу көнне мәрхәмәтле эшләр эстафетасына нәтиҗәләр дә ясалды. Акциянең иң актив катнашучылары бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев