Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ата-аналар комитеты тантанада катнашырга әзер

Ата-аналар комитетлары бәйгесе призерлары "Үлемсез полк" тантаналы йөрештә катнашачак. Казанда "Тату сыйныф серләре" I республика ата-аналар комитетлары бәйгесенә йомгак ясалды. ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы, "Гаиләләргә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда ата-аналар милли ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимаги оешмасы бәйге оештыручылары булдылар. Яңа бәйгедә Татарстанның бөтен районнарыннан диярлек 50 команда көч...

Ата-аналар комитетлары бәйгесе призерлары "Үлемсез полк" тантаналы йөрештә катнашачак.

Казанда "Тату сыйныф серләре" I республика ата-аналар комитетлары бәйгесенә йомгак ясалды. ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы, "Гаиләләргә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда ата-аналар милли ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимаги оешмасы бәйге оештыручылары булдылар. Яңа бәйгедә Татарстанның бөтен районнарыннан диярлек 50 команда көч сынашты. Һәрберсе үзләренең сәләтләрен тәкъдим итте. Бәйге катнашучылары җырладылар, биеделәр, үзләренең портфолиоларын якладылар һәм фотоальбомнар тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә Аксубайны муниципаль турда җиңү яулаган Иске Ибрай мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары ата-аналары тәкъдим итте. Башкалабызда алар "Гаилә һәм мәктәпнең үзара мөнәсәбәте: проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу" номинациясендә призерлар булдылар.

Сыйныфта 16 укучы. Ата-аналар комитеты "Үлемсез полк" тантаналы йөрешкә вакытында әзерләнде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнур Идиятова белдергәнчә, туганнарының фотографияләре һәм исемнәре белән штендерлар инде ясалган. 9 май көнне 6 сыйныф укучылары ата-аналары белән берлектә Иске Ибрайда уздырылачак "Үлемсез полк" тантаналы йөрештә беренчеләр рәтендә үтәчәк.

Фото: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев