Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тукай безнең йөрәкләрдә

Аксубайның 3 нче мәктәбендә шулай дип аталган әдәби кичә узды. Укучыларга "Тукай эзләре буйлап" мультимедияле презентация тәкъдим ителде, алар бергәләп шагыйрь иҗат иткән шигырьгә язылган "И туган тел" җырын башкардылар. Төрле илләрдә Тукайга багышланган истәлекле урыннар турында белделәр, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Кичәдә...

Аксубайның 3 нче мәктәбендә шулай дип аталган әдәби кичә узды.

Укучыларга "Тукай эзләре буйлап" мультимедияле презентация тәкъдим ителде, алар бергәләп шагыйрь иҗат иткән шигырьгә язылган "И туган тел" җырын башкардылар. Төрле илләрдә Тукайга багышланган истәлекле урыннар турында белделәр, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Кичәдә шагыйрь әсәрләренә рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Анастасия Королькова, Дарья Мартынова һәм Алена Гайнатуллина иң яхшы шигырь укучылар булдылар. "Сәләт" клубы да берничә сәнгатьле шигырь укучыны билгеләде һәм истәлекле призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев