Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшь машина йөртүче

    Шундый исем белән аталган республика бәйгесендә яшь армияче һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионкасы Ильвира Сәлахова өченче урынны яулады. "Яшь машина йөртүче -2017" автомобиль спорты буенча ТР ДОСААФ РОГО ачык кубогы Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Катнашучылар тизлек белән классик маневрлаштыру, пневматик винтовкадан ату һәм юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар....

    Шундый исем белән аталган республика бәйгесендә яшь армияче һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионкасы Ильвира Сәлахова өченче урынны яулады.

    "Яшь машина йөртүче -2017" автомобиль спорты буенча ТР ДОСААФ РОГО ачык кубогы Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Катнашучылар тизлек белән классик маневрлаштыру, пневматик винтовкадан ату һәм юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар. Ә Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бәйгедә сораулар транспорт чарасына идарә итү хокукына теоретик имтиханнар кабул итү өчен сынау билетлары буенча уздырылды. Аннан тыш, шәхси зачетта өченче урынны алудан кала, Ильвира "Тизлектә классик маневрлаштыру" номинациясендә дә Татарстан буенча өченче нәтиҗәне күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: