Патриотик квест
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" акциясе кысаларында Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре Балалар паркында Җиңү көне уңаеннан "Без - Россиянең булачак сакчылары" дип исемләнгән квест үткәрделәр. Квестны оештыруда районның ветераннар советы ярдәм күрсәтте. Башваткыч-патриотик уенда Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары катнашты. Парк буенча билгеләнгән тукталышларда балалар сугыш һәйкәлләре урнаштырылган шәһәр исемнәрен атадылар, пазллар...
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" акциясе кысаларында Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре Балалар паркында Җиңү көне уңаеннан "Без - Россиянең булачак сакчылары" дип исемләнгән квест үткәрделәр.
Квестны оештыруда районның ветераннар советы ярдәм күрсәтте. Башваткыч-патриотик уенда Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары катнашты. Парк буенча билгеләнгән тукталышларда балалар сугыш һәйкәлләре урнаштырылган шәһәр исемнәрен атадылар, пазллар җыйдылар, сугыш чоры җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Яраларны бәйләргә өйрәткән "Санитария часте" тукталышы барысына да ошады. Һәр тукталышта командаларга йолдызчыклар бирелде, аларны җыйгач, патриотик шигырьләр килеп чыкты. Балалар биремнәрне ярты сәгать эчендә тәмамладылар да. Уен нәтиҗәләре буенча китапханә хезмәткәрләре призерларга - грамоталар һәм призлар, ә катнашучыларга рәхмәт хатлары өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев