Фән канатында
Аксубай укучылары "Фән канатында" IV Республика фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Конференция Туполев исемендәге Казан КАИ милли тикшеренү техник университетының "Восток" Чистай филиалы базасында үтте. Дмитрий Захаров "КОМПАС-3D программасы мохитендә 3D модельләштерү" темасы буенча чыгыш ясады (Аксубайның 3 нче мәктәбе, җитәкче Лилия Хуҗиәхмәтова). Дмитрий конференциядә өченче урынны яулады. Иске Мокшино мәктәбе укучысы...
Аксубай укучылары "Фән канатында" IV Республика фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
Конференция Туполев исемендәге Казан КАИ милли тикшеренү техник университетының "Восток" Чистай филиалы базасында үтте. Дмитрий Захаров "КОМПАС-3D программасы мохитендә 3D модельләштерү" темасы буенча чыгыш ясады (Аксубайның 3 нче мәктәбе, җитәкче Лилия Хуҗиәхмәтова). Дмитрий конференциядә өченче урынны яулады. Иске Мокшино мәктәбе укучысы Фирдәвес Гыйльфанова "Авылның экологик проблемасы. Өч бүлекле амброзияне биологик инвазияләү" темасын ачты (җитәкче Людмила Гаврилова). Алидә Мингалиева җитәкчелегендә Аксубай лицее укучылары Диана Ерхонина һәм Лилия Сөләйманова - "Компьютерны үлчәү коралы буларак куллану", Инсаф Хөснуллин "Кулдан ясалган электр иттарткычы" чыгышларын әзерләгәннәр. Конференция азагында укытучылар өчен "Креатив фикерләүне үстерү алымнары" һәм "Укыту процессында уен технологияләрен куллану һәм аларны модификацияләү" темаларына мастер-класслар үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев