Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Экобелемлелек максатларында

Балалар паркы, Ленин мәйданы, Романов урамы узган җомга көнендә зур уен мәйданына әверелде. Аксубай балалар китапханәсе Экология елы уңаеннан хәзер модада булган квест форматында экологик уен-сәяхәт оештырды. Зур уенда 12 команда катнашты. Балаларга төрле биремнәрне үтәү өчен 10 тукталыш ясалды. Тукталышларда командалар китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар башкаруында төрле персонажлар -...

Балалар паркы, Ленин мәйданы, Романов урамы узган җомга көнендә зур уен мәйданына әверелде.

Аксубай балалар китапханәсе Экология елы уңаеннан хәзер модада булган квест форматында экологик уен-сәяхәт оештырды. Зур уенда 12 команда катнашты. Балаларга төрле биремнәрне үтәү өчен 10 тукталыш ясалды. Тукталышларда командалар китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар башкаруында төрле персонажлар - аюны, Карлсонны, чәчәкләр патшабикәсен һәм башкаларны очраттылар. Мисалга, "Өстәлдә - сәламәтлек" тукталышында пешекчеләр ризыкның нинди яшелчә яки җиләк-җимештән әзерләнгәнен сорадылар. "Кошлар базары" тукталышында квест катнашучылары тавышлары буенча кошларны таныдылар, театр тукталышында - җанварларны сурәтләделәр, "Урман иле"ндә - эзләре буенча хайваннарны әйтеп бирделәр. Башкаларында легенда буенча - чәчәкләр исемен, хуш истән - дару үләннәрен таныдылар, экологик һәм әдәби викторинада сорауларга җаваплар бирделәр. Болар барысы да экологик белемнәрне, балаларда иҗади һәм танып белү активлыгын, командада үзара берләшеп эшләү күнекмәләрен арттыру максатында эшләнде.

Катнашучыларны административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов сәламләде. Ул экология елында планлаштырылган чаралар, игълан ителгән санитария икеайлыгы турында бәян итте һәм укучыларны шимбә өмәләрендә актив катнашырга чакырды.

- Мондый проектларны без Экология елында гына түгел, ә ел саен үткәрәбез, - дип билгеләп үтте Үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешева. - Китапханәнең экологик белемне арттыруда тәҗрибәсе зур, ул яшьләрдә экология мәдәниятен үстерүдә көчле ресурс булып тора.

Уен нәтиҗәләре буенча Аксубайның 3 нче мәктәбеннән "Бөҗәкләр" командасы җиңүче булды. Кәкре Күл мәктәбеннән "Яшел дозор" - икенче урында, өченчедә - Аксубай укучыларының җыелма "Экотаайм" командасы. Барысы да китапханәдән мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар, ә җиңүчеләр - Аксубай урманчылыгыннан зәңгәр чыршы үсентеләренә лаек булдылар. Сувенирлар һәм рәхмәт хатлары яшь гвардиячеләргә, волонтерларга да тапшырылды - алар китапханәчеләрнең алыштыргысыз ярдәмчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев