“Бергә булдырабыз“ проекты
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга, бигрәк тә аларның приютта яшәве өчен уңайлы шартлар тудыруга дәүләт тарафыннан аерым игътибар биреләчәк. Шуңа бәйле Депутатлар корпусы һәм ТР Дәүләт Советы инициативасы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында 2016 елның ноябреннән "Бергә булдырабыз"...
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга, бигрәк тә аларның приютта яшәве өчен уңайлы шартлар тудыруга дәүләт тарафыннан аерым игътибар биреләчәк. Шуңа бәйле Депутатлар корпусы һәм ТР Дәүләт Советы инициативасы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында 2016 елның ноябреннән "Бергә булдырабыз" проекты гамәлгә ашырыла.
Аксубайның "Хыял" социаль приюты менә 12 ел инде ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыр тормыш хәленә юлыккан балаларны тернәкләндерүгә бәйле уңышлы гына эш алып бара. Балалар белән эшләүдә алдагы еллар тәҗрибәсе һәм практика тернәкләндерү алымнарын киңәйтү кирәклеген күрсәтте. Шул рәвешле, "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "Хыял" балалар йорты базасында түбәндәге биш юнәлешне гамәлгә кертү бурычы куелган.
- столярлар остаханәсе - малайларны агач эшенә өйрәтү максатында;
- "Сэлфи" фототүгәрәге - балаларның иҗади сәләтен гамәлгә ашыру. Балалар дөньяның күңеллерәк якларын күрү һәм тормышның якты мизгелләрен сурәтләү мөмкинлеге алалар;
- компьютер гыйлемлелеге түгәрәге - балаларны компьютердан файдаланырга һәм интернет челтәрләре ресурларын кулланырга өйрәтү;
- "Кунак бүлмәсе"- балаларның ата-аналары белән очрашу урыны. Шулай ук белгечләрнең әти- әниләр белән эшләве дә күзаллана.
Урамдагы спорт мәйданчыгын заманча спорт инвентарьләре белән тулыландыру төзекләндерүнең тагын бер актив юнәлеше булып тора.
Аксубай муниципаль районында "Бергә булдырабыз" социаль проектның гамәлгә ашу барышы 2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев