Яраклашуны билгеләү өчен
18 апрельдән Бөтенроссия тикшерү эшләре старт алды. БТЭне даими үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мондый тикшерү эшләре укучыларның реаль белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәннең билгеле бер өлкәләрендә уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтергә булышачак. Дүртенче сыйныфларда БТЭ бөтен укучыларны колачлый. Сишәмбе көнне 277 дүртенче...
18 апрельдән Бөтенроссия тикшерү эшләре старт алды.
БТЭне даими үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мондый тикшерү эшләре укучыларның реаль белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәннең билгеле бер өлкәләрендә уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтергә булышачак. Дүртенче сыйныфларда БТЭ бөтен укучыларны колачлый. Сишәмбе көнне 277 дүртенче сыйныф укучысы рус теленнән БТЭнең беренче өлешен тапшырдылар. 20 апрельдә алар икенче өлешне дә тапшырачак. Аларга шулай ук математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән дә имтихан бирергә туры киләчәк. Апробацияләү режимында 255 бишенче сыйныф укучысы рус теле, математика, тарих һәм биологиядән тикшерү үтәчәкләр. 11 сыйныфларда БТЭ БДИны тиешле фәннәр буенча сайламаган укучылар өчен үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев