Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Безнең педагоглар – дүртенче
Аксубай районының мәгариф хезмәткәрләре Актанышта үткән кышкы спартакиадада катнаштылар. Анда мең ярымнан артык спорт сөюче ярышты. Спартакиадага мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Көч сынашулар чаңгы ярышлары, шарт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, тартылу, канат тартышу һ.б. спорт төрләрен үз эченә алды. Иске Ибрай мәктәбе укытучысы Рәис Бикушев тартылуда...
-
“Сәмрух-2016“
Аксубайның "Сәләт" клубы активистлары абруйлы премия алдылар. Казанда "Ак барс" Яшьләр үзәгендә сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү йөзеннән ел саен бирелә торган "Сәмрух" республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Шулай ук "Сәләт"нең үткән елгы эшенә нәтиҗә ясалды. Премия ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән "Сәләт" республика иҗтимаги фонды...
-
Иң яхшы турист-чаңгычылар
Аксубайның 2 нче мәктәбендә чаңгы туризмы техникасы буенча ярышлар үтте. Бәйгедә районның 15 гомумбелем бирү мәктәбе катнашты. Балалар чаңгыда узыштылар, учак яктылар, рюкзакка сәяхәт өчен кирәкле әйберләрне тутырдылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай урта мәктәбе командасы иң күп балл туплады. Икенче урында -...
-
Язучы-якташыбыз истәлегенә
Сөнчәле мәктәбендә "Еллиев укулары" узды. Аны атаклы чуаш язучысы, прозаик, мөгаллим Ефрем Еллиевның 110 еллыгына багышладылар. Ул Сөнчәле авылында туып үсә. Чистай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Сөнчәле мәктәбендә, Аксубай педагогия училищесында эшли. Ефрем Васильевич 1942 елның ноябрендә Мәскәүне яклап Калинин фронтында батырларча һәлак була. Район үзәге урамнарының берсенә аның исеме...
-
Яшь эшмәкәрләр
Аксубай укучылары "Яшь фермер" V интеллектуаль турнирда катнаштылар. Аны ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты һәм Россия авыл яшьләре союзының Татарстан бүлеге оештырды. Уенның максаты - яшьләрдә авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру, мәгълүматлар җыю һәм анализлау күнекмәләрен, идарә итү карарларын эшләү һәм...
-
Бергә булдырабыз
"Хыял" балалар йортында шул исемдәге проект старт алды. Шушы проект кысаларында "Үзем булдырам" юнәлеше буенча "Селфи" фототүгәрәге эшли башлады. Дәресләрдә балалар фотоаппаратны дөрес кулланырга, фотография ракурсын дөрес сайларга, сурәт ачыклыгын җайларга өйрәнәләр. Хәрәкәтчән, күпне белергә теләгән бала өчен фототүгәрәк яхшы зәвык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тудыруда этәргеч була ала.
-
Спорт мәйданчыгында – укытучылар
Чистайда мәгариф хезмәткәрләренең волейбол һәм хоккей буенча кышкы республика спартакиадасы узды. Беренче төрдә дә, икенчесендә дә спорт ярышлары киеренке һәм кискен барды. Составында белем бирү оешмалары җитәкчеләре булган безнең районның волейбол командасы алдынгылар өчлегенә керер өчен бөтен көчен куйды. Нәтиҗәдә - турнир таблицасындагы икенче урынны безнекеләр яулады. Безнең хоккейчыларга позиция...
-
Прокуратура юбилее хөрмәтенә квест
Аксубайның 3 нче мәктәбе хокукларны иң яхшы белүчеләрне үзенә җыйды. Эш шунда, монда Россия Прокуратурасы оешуга 295 ел тулуга багышланган интеллектуаль-хокуки уен үткәрелде. Аны Аксубай районы прокуратурасы оештырды. Квестта Аксубай лицее, 2 нче һәм 3 нче Аксубай, Иске Ибрай, Иске Ильдеряк һәм Иске Мокшино мәктәпләре командалары катнашты. Уенны прокурор ярдәмчесе...
-
Аксубай ата-аналары БДИ турында
Безнең район да "БДИны ата-аналар тапшыра" акциясенә кушылды. Әлеге чараны үткәрү урыны булып Аксубайның 3 нче мәктәбе сайланды. Акциядә безнең хәбәрчебез дә катнашты. Менә аның фикерләре. Имтихан тоту процедурасы чын БДИ тапшыруга охшаш иде. Борчылучылар булмаса да, күбесе дулкынланды. Баштан ата-аналар паспортлар һәм гельле ручкалар белән металл тикшергеч аша оештыручы...
-
Патриотлык айлыгы
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәпләрдә "Батырлык дәресләре" үтә. Укучылар белән сугыш һәм эчке хезмәт ветераннары советлары вәкилләре очраша. Шул көннәрдә Аксубайның 2 нче мәктәбендә "Батырлык дәресләре" үтте. Балалар белән Әфган сугышы ветераны Гомәр Хәйруллин, эчке эшләр бүлеге ветераннары Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм ПДН инспекторы Игорь Белов очрашты. Аксубайның 3...
-
Милли мәдәниятне һәм телне үстерү өчен
Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Стратегиясен үтәүгә нигезләнеп 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе расланды. Концепциянең төп максаты булып милли культураларны өйрәнү, республикада яшәүче халыкларның дини, мәдәни-тарихи мирасларын трансляцияләү тора. - Республика һәм район милли мәгарифне үстерү концепцияләренә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районында 2030 елга кадәр 2017 елдан башлап ел саен...
-
Тәрбия блогының иң яхшы педагоглары
"Ел укытучысы" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Соңгы бәйге "Өстәмә белем бирү мөгаллиме", "Педагог-оештыручы", "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" номинацияләре буенча үтте. Урында уздырылган бәйгедә катнашуга теләк белдерүчеләр арасыннан 13 кеше сайланды. Аксубай лицеенда хөкемдарлар коллегиясе көн дәвамында конкурсантларга бәя бирде. Оештыру комитеты карарына нигезләнеп бәйге җиңүчеләре булып "Тәрбия эшләре...
-
Рус шагыйренә багышлап
3 нче мәктәптә Пушкин укулары оештыру яхшы йолага әйләнеп бара. Анда катнашучылар - 3 нче мәктәп укучылары. Китапханәче Фәридә Фәизова "Бөек Русь шагыйре" дип исемләнгән мультимедияле презентация әзерләгән. Әдәби-иҗат кичәсендә Пушкин шигырьләренә романслар яңгырады. Укуларны ачып, Фәридә Фәизова рус әдәбияты, тулаем рухилык үсешендә шагыйрьнең нинди роль уйнавын билгеләп үтте. "Сез,...
-
Ак юл сиңа, чыгарылыш укучысы!
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Чыгарылыш балы тантаналы төстә үтте. 16 пешекче һәм 12 тракторчы АТУТ дипломнары алдылар. Алар арасында - Кызыл диплом ияләре Ирина Яковлева, Елена Степанова һәм Ләйсән Исхакова. 40 еллык тарихы булган Аксубай техникумы меңләгән егет һәм кызга тормышка юллама бирде. Аның төп эшчәнлеге - районның авыл хуҗалыгы...
-
Эшкуар булырга өйрәнеп
Берничә ел агымында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан Федераль Университеты ярдәме белән республикада "Эшмәкәрлек фабрикасы" белем бирү проекты гамәлдә. Бу проектны тәкъдирләүгә Аксубайда уку биналары студентлары, үз эшләрен башларга теләгән яшьләр, эшмәкәрләр, Чирмешән, Нурлат, Яңа Чишмә районнары һәм "мәйдан хуҗаларының" мәшгульлек үзәкләре вәкилләре җыелды. Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең...