Язучы-якташыбыз истәлегенә
Сөнчәле мәктәбендә "Еллиев укулары" узды. Аны атаклы чуаш язучысы, прозаик, мөгаллим Ефрем Еллиевның 110 еллыгына багышладылар. Ул Сөнчәле авылында туып үсә. Чистай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Сөнчәле мәктәбендә, Аксубай педагогия училищесында эшли. Ефрем Васильевич 1942 елның ноябрендә Мәскәүне яклап Калинин фронтында батырларча һәлак була. Район үзәге урамнарының берсенә аның исеме...
Сөнчәле мәктәбендә "Еллиев укулары" узды.
Аны атаклы чуаш язучысы, прозаик, мөгаллим Ефрем Еллиевның 110 еллыгына багышладылар. Ул Сөнчәле авылында туып үсә. Чистай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Сөнчәле мәктәбендә, Аксубай педагогия училищесында эшли.
Ефрем Васильевич 1942 елның ноябрендә Мәскәүне яклап Калинин фронтында батырларча һәлак була. Район үзәге урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Туган авылында мәктәп дружинасы аның исемен йөртә. Мәктәптә "Еллиев укулары" ел саен уздырыла. Быел педагог-оештыручы Алексей Калуков һәм чуаш теле укытучылары киңәйтелгән программа әзерләгәннәр. Өлкән сыйныф укучылары укуларда язучының биографиясе буенча фәнни тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Түбән сыйныф укучылары аның әсәрләрен укыдылар.
Фото: www.nbchr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев