Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай ата-аналары БДИ турында

Безнең район да "БДИны ата-аналар тапшыра" акциясенә кушылды. Әлеге чараны үткәрү урыны булып Аксубайның 3 нче мәктәбе сайланды. Акциядә безнең хәбәрчебез дә катнашты. Менә аның фикерләре. Имтихан тоту процедурасы чын БДИ тапшыруга охшаш иде. Борчылучылар булмаса да, күбесе дулкынланды. Баштан ата-аналар паспортлар һәм гельле ручкалар белән металл тикшергеч аша оештыручы...

Безнең район да "БДИны ата-аналар тапшыра" акциясенә кушылды.

Әлеге чараны үткәрү урыны булып Аксубайның 3 нче мәктәбе сайланды. Акциядә безнең хәбәрчебез дә катнашты. Менә аның фикерләре.

Имтихан тоту процедурасы чын БДИ тапшыруга охшаш иде. Борчылучылар булмаса да, күбесе дулкынланды. Баштан ата-аналар паспортлар һәм гельле ручкалар белән металл тикшергеч аша оештыручы янына уздылар. Ул аларны бүлмәләргә озатты. Анда имтиханның ничек узасын, күпме вакыт биреләсе турында һәм имтихан вакытында ниләр эшләргә ярамаганлыгы хакында башка оештыручы сөйләп торды.

Пакетларны ачканнан соң контроль-тикшерү материалларын һәм җаваплар языласы бланкларны тараттылар. Бланкларны тутырганда куллар калтырады. Баксаң, хәрефләрне һәм саннарны беренче шакмактан башлап катгый кагыйдәләр буенча гына тутырырга кирәк икән (Мин 111(!) сыйныфта укыйм килеп чыкты).

Дөресен әйткәндә, КИМнарны беренче тапкыр күрүгә, кайдан башларга, анда язганнарны укып торыргамы әллә имтиханнарны яза башларгамы икәнен белми тордым. Чөнки вакыт чикләнгән. Бүлмәдә - тынычлык. Кәгазь кыштырдаган тавышлар гына ишетелә. Бүлмәдә ике видеокамера булганлыгы да онытылды хәтта. Имтихан чишүгә тулысынча чумасың.

Ә имтихан - алай кыен түгел. Минималь балларны сынауга килгән бөтен ата-ана да җыя алды.

- Бу акциянең максаты - ата-аналарның белемнәрен тикшерү түгел, ә БДИ һәм ДЙА тапшыру процедуралары белән таныштыру, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлегенең БДИ буенча координаторы Татьяна Борисова. - Һәм шулай ук балалары имтихан тапшырганда ата-аналарның борчылуларын киметү.

Акциядә 10нан артык кеше катнашты. Алар арасында - башкарма власть, авыл хуҗалыгы, мәгариф вәкилләре һәм хәтта район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе дә бар иде. Имтиханнарны чишүдә ашыгыч ярдәм фельдшеры иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Үзенең исемен ул әйтмәскә булды. Йомгак ясап ата-аналар БДИ тапшыру процедурасы турында - алай ук куркыныч түгел, дип белдерделәр. Чөнки балалар үзләре дә көн саен шундый мәсьәләләрне чишеп, җаваплар бланкларын тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев