Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Милли мәдәниятне һәм телне үстерү өчен

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Стратегиясен үтәүгә нигезләнеп 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе расланды. Концепциянең төп максаты булып милли культураларны өйрәнү, республикада яшәүче халыкларның дини, мәдәни-тарихи мирасларын трансляцияләү тора. - Республика һәм район милли мәгарифне үстерү концепцияләренә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районында 2030 елга кадәр 2017 елдан башлап ел саен...

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Стратегиясен үтәүгә нигезләнеп 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе расланды.

Концепциянең төп максаты булып милли культураларны өйрәнү, республикада яшәүче халыкларның дини, мәдәни-тарихи мирасларын трансляцияләү тора.

- Республика һәм район милли мәгарифне үстерү концепцияләренә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районында 2030 елга кадәр 2017 елдан башлап ел саен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар төркемнәре туплау планлаштырыла. Бүгенге көндә "Кояшкай" балалар бакчасында ике татар төркеме эшли, - дип аңлатма бирде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - 2017-2018 уку елында Аксубайның 2 нче һәм 3 нче гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирү буенча сыйныфлар ачу күздә тотыла.

Татар телендә белем алу сыйныфларына гаризалар теркәлгән территориядә яшәү яки яшәмәүгә бәйсез рәвештә кабул ителә.

Мондый сыйныфларда белем алу һәм тәрбия бирүдә төп бурыч булып укучыларның туган телендә сөйләм теле күнекмәләрен ныгыту, Татарстанда яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүне үз эченә алган сыйныфтан тыш чаралар оештыру, укучыларда туган телдә уку, язу күнекмәләрен, теоретик фикер йөртү, сөйләм культурасы элементларын үстерү һәм камилләштерү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев