Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ак юл сиңа, чыгарылыш укучысы!

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Чыгарылыш балы тантаналы төстә үтте. 16 пешекче һәм 12 тракторчы АТУТ дипломнары алдылар. Алар арасында - Кызыл диплом ияләре Ирина Яковлева, Елена Степанова һәм Ләйсән Исхакова. 40 еллык тарихы булган Аксубай техникумы меңләгән егет һәм кызга тормышка юллама бирде. Аның төп эшчәнлеге - районның авыл хуҗалыгы...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Чыгарылыш балы тантаналы төстә үтте.

16 пешекче һәм 12 тракторчы АТУТ дипломнары алдылар. Алар арасында - Кызыл диплом ияләре Ирина Яковлева, Елена Степанова һәм Ләйсән Исхакова. 40 еллык тарихы булган Аксубай техникумы меңләгән егет һәм кызга тормышка юллама бирде. Аның төп эшчәнлеге - районның авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләү - күп кенә механизаторлар монда белем алганнар.

Тантанада район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.

- Аксубай универсаль технологияләр техникумы таләп зур булган белгечләр әзерли, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Яхшы пешекче яки механизатор беркайда да эшсез калмаячак.

Ул техникум җитәкчелегенә һәм педагогия коллективына профессиональ кадрлар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук монда булган эстетик үзгәрешләрне дә билгеләп үтте. Техникумның эчке ягы гына түгел, ул тыштан да үзгәрде. Бинага капиталь ремонт ясалды, яздан көзгә кадәр уку бинасы чәчәкләргә күмелә, кышын - әкият геройлары әйләнәсендә, төннәрен матур иллюминацияләр белән шатландырып тора. Ниһаять диплом тапшыру вакыты җитте.

- Мин чыгарылыш укучыларын үзебезнең районда, кырларда һәм хуҗалыкларда күрергә теләр идем, - дип ассызыклады Камил Камал улы. - Сезгә уңышлар телим.

- Кадерле чыгарылыш укучылары, студентлар, укытучылар, сезне бу тантаналы бәйрәм белән котлыйм, - дип сәламләде АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. - Безнең чыгарылыш укучылары районны төрле тармакларда лаеклы хезмәтләре белән таныталар. Район башлыгы Камил Гилмановка актив ярдәме өчен рәхмәт. Ә чыгарылыш укучыларына - хәерле юл!

Техникум студентлары яхшы концерт программасы оештырганнар. Сәхнәдә татар, рус телләрендә җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде, сыйныф җитәкчеләре һәм укытучылар фатихаларын бирделәр.

Тантана хыяллар язылган шарларны традицион очырып җибәрү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев