Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшкуар булырга өйрәнеп

Берничә ел агымында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан Федераль Университеты ярдәме белән республикада "Эшмәкәрлек фабрикасы" белем бирү проекты гамәлдә. Бу проектны тәкъдирләүгә Аксубайда уку биналары студентлары, үз эшләрен башларга теләгән яшьләр, эшмәкәрләр, Чирмешән, Нурлат, Яңа Чишмә районнары һәм "мәйдан хуҗаларының" мәшгульлек үзәкләре вәкилләре җыелды. Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең...

Берничә ел агымында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан Федераль Университеты ярдәме белән республикада "Эшмәкәрлек фабрикасы" белем бирү проекты гамәлдә.

Бу проектны тәкъдирләүгә Аксубайда уку биналары студентлары, үз эшләрен башларга теләгән яшьләр, эшмәкәрләр, Чирмешән, Нурлат, Яңа Чишмә районнары һәм "мәйдан хуҗаларының" мәшгульлек үзәкләре вәкилләре җыелды.

Җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин җылы тәбрикләде. Ул безнең районда эшмәкәрлекнең ничек үсүе, кече бизнесның төрле юнәлешләрендә эшчәнлекне җәелдерү өчен аксубайлыларның нинди дәүләт ярдәме төрләреннән файдаланулары хакында сөйләде.

Белем бирү проекты нигезләре белән Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Аида Тухбатуллина таныштырды. Тыңлаучылар үзләрен эшмәкәрлек алып бару эшенә өйрәткән "фабрикада" визуаль күз алдына китерсеннән өчен, чыгыш экранда яктыртылган фотоматериаллар белән тулыландырылды. Тема аудиторияне үзенә җәлеп итте, кайбер сораулар залда хәтта зур булмаган дискуссия тудырды.

Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районының сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Рөстәм Латыйпов, үзенең эшкуарлык эшен ничек башлавы, берничә тапкыр "януы", бүген уңышлы бизнеска ия булуы турында сөйләде. Үз үрнәгендә ул коммерция башлангычларындагы проблемалар һәм мөмкинлекләр хакында бәян итте.

- Эшмәкәрлекнең бернинди авырлыгы юк, - дип белдерде ул. - Бары тик хәлгә ачыклык кертергә һәм алга барырга гына кирәк.

"Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты нигезендә нәкъ менә шул идея ята да инде. Очрашуда катнашучылар белән үткәрелгән тренинг "СТАРТ-Фабрика" бушлай белем бирү курсларына сайлап алуның беренче этабы булды. Бу бизнес булдыру теләге белән янган, үз эшен яңа башлаган эшкуарлар өчен тиңе булмаган белем чыганагы. Беренче айда ук табыш китергән үз эшеңне ачу - курсларның нәтиҗәсе булырга тиеш. Әлмәт сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре үз үрнәкләрендә дәлилләгәнчә - башлангыч капиталга ия булу мөһим түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев