Рус шагыйренә багышлап
3 нче мәктәптә Пушкин укулары оештыру яхшы йолага әйләнеп бара. Анда катнашучылар - 3 нче мәктәп укучылары. Китапханәче Фәридә Фәизова "Бөек Русь шагыйре" дип исемләнгән мультимедияле презентация әзерләгән. Әдәби-иҗат кичәсендә Пушкин шигырьләренә романслар яңгырады. Укуларны ачып, Фәридә Фәизова рус әдәбияты, тулаем рухилык үсешендә шагыйрьнең нинди роль уйнавын билгеләп үтте. "Сез,...
3 нче мәктәптә Пушкин укулары оештыру яхшы йолага әйләнеп бара.
Анда катнашучылар - 3 нче мәктәп укучылары. Китапханәче Фәридә Фәизова "Бөек Русь шагыйре" дип исемләнгән мультимедияле презентация әзерләгән. Әдәби-иҗат кичәсендә Пушкин шигырьләренә романслар яңгырады.
Укуларны ачып, Фәридә Фәизова рус әдәбияты, тулаем рухилык үсешендә шагыйрьнең нинди роль уйнавын билгеләп үтте. "Сез, шагыйрьнең шигырьләрен укып һәм аның тормышын өйрәнеп, үзегез дә иҗат итәсез икән, димәк сез дөрес юлда!" - дип белдерде ул.
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 5-9 сыйныфларда белем алучы 40 укучы катнашты. Шуңа күрә составында район китапханәсе вәкилләре Татьяна Абросимова һәм Фәһимә Гатина булган жюри призерларны берничә категориягә бүлде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Бөек шагыйрьнең шигырьләрен иң яхшы укучылар булып Дарья Ильина, Артем Воркунов, Ирина Порфирьева, Юлия Семенова, Зиннур Хәмитов һәм Александра Черникова танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев