Безнең педагоглар – дүртенче
Аксубай районының мәгариф хезмәткәрләре Актанышта үткән кышкы спартакиадада катнаштылар. Анда мең ярымнан артык спорт сөюче ярышты. Спартакиадага мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Көч сынашулар чаңгы ярышлары, шарт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, тартылу, канат тартышу һ.б. спорт төрләрен үз эченә алды. Иске Ибрай мәктәбе укытучысы Рәис Бикушев тартылуда...
Аксубай районының мәгариф хезмәткәрләре Актанышта үткән кышкы спартакиадада катнаштылар.
Анда мең ярымнан артык спорт сөюче ярышты. Спартакиадага мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килде. Көч сынашулар чаңгы ярышлары, шарт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, тартылу, канат тартышу һ.б. спорт төрләрен үз эченә алды. Иске Ибрай мәктәбе укытучысы Рәис Бикушев тартылуда икенче урынны алды, 3 нче мәктәп укытучысы Зоя Шихранова горизонталь килеш гәүдәне төз тоту буенча өченче урынга чыкты. Чаңгы эстафетасында аксубайлылар - составында Яңа Үзи мәктәбе укытучысы Владимир Кожеманов, искеильдеряклылар Аэлита Посредникова һәм Владимир Альметкин, Чуаш Енорускиносы төп мәктәбе тәрбиячесе Олеся Овчинникова булган команда өченче урынны яулады. Җыеп кына әйткәндә, призлы урынга чыгу өчен Аксубай командасына бик аз гына балл җитмәде. Нәтиҗәдә - безнекеләр дүртенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев