Яшь эшмәкәрләр
Аксубай укучылары "Яшь фермер" V интеллектуаль турнирда катнаштылар. Аны ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты һәм Россия авыл яшьләре союзының Татарстан бүлеге оештырды. Уенның максаты - яшьләрдә авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру, мәгълүматлар җыю һәм анализлау күнекмәләрен, идарә итү карарларын эшләү һәм...
Аксубай укучылары "Яшь фермер" V интеллектуаль турнирда катнаштылар.
Аны ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты һәм Россия авыл яшьләре союзының Татарстан бүлеге оештырды. Уенның максаты - яшьләрдә авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру, мәгълүматлар җыю һәм анализлау күнекмәләрен, идарә итү карарларын эшләү һәм командада бергәләп эшләү сәләтен үстерү. Анда бөтен Татарстаннан 26 команда катнашты, болар укучылар, студентлар һәм аграр оешмалар аспирантлары. Безнең районны турнирда Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге Аксубайның 2 нче мәктәбе командасы тәкъдим итте.
Турнирда һәр команда төрле тармакларда авыл хуҗалыгы үсеше буенча үзенең бизнес-планын тәкъдим итте. Аксубай командасы районда йорт куяннары үрчетү буенча проект күрсәтте.
Турнир нәтиҗәләре буенча Аксубай командасының һәр әгъзасы Казан дәүләт аграр университетына укырга керү өчен сертификат-тәкъдим алды һәм тамашачылар алдында чыгыш ясау буенча тәҗрибә туплады, ә җитәкче - Казан Дәүләт Аграр Университетыннан Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев