Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубайда Җир көне
22 апрель - Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелде. Бу бәйрәм ООН генераль Ассамблеясы тарафыннан 1971 елда кабул ителә һәм ул безнең уртак йортыбыз - Җиргә карата сакчыл караш уятуга чакырылган. Бу планета, Җирдә яшәүче барлык халыклар, табигать алдында җаваплылык көне. Шуңа күрә тәрбиячеләр дә балалар игътибарын Җирнең экологик системасының...
-
Китапханәдә эңгер-меңгер чак
27 апрель көнне "Китапханәдә төн" китаплар уку һәм китаханәләрне хуплау Бөтенроссия социаль-мәдәни акция кысаларында Аксубайда "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" чарасы үтә. 18дән 22 сәгатькәчә китапханәләр һәрберсе үз программасын тәкъдим иткән үзенчәлекле тематик мәйданчыкларга әвереләчәк. Китап укучыларны сюрпризлар һәм күңелле мизгелләр көтә! Кичегезне гаиләгез белән китапханәдә үткәрегез.
-
Тагын бер китап
Казан нәшрият йорты аксубайлы Александр Заварихинның "Без - сугыш тылы балалары" китабының 2 нче басмасын чыгарды. Авторның 85 яшьлегенә багышланган китап Кәкре Күл волость комитетының беренче рәисе Федор Горшковның тормышы һәм үлеме турындагы әсәрләр һәм очерклар белән тулыланган. Укыгыз һәм туган якның тарихын өйрәнегез!
-
Талантлар чираттагы бәйгедә
Бу юлы Лаешта үткән "Тургай" Бөтенроссия фестивалендә. Бирегә Татарстан районнары һәм шәһәрләре музыка мәктәпләреннән катнашучылар җыелды. Анда Аксубайның Балалар сәнгать мәктәбенә һәм район Мәдәният йортына йөрүче укучылар катнашты. Наилә Крайнова тәрбияләгән балалар матур чыгыш ясадылар. Ильяс Исмәгыйлевкә I дәрәҗә лауреат дипломы бирелде, Никита Семенов һәм Илшат Яруллин өлкән төркемдә призерлар...
-
Якташыбыз повесте буенча спектакль
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бүре каны" исемле спектакльне аксубайлыларга да тәкъдим итә. Спектакль иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән "Нәүрүз" төрки телле театрлар бәйгесендә катнашты, 2012 елда Төркиянең Конья шәһәрендә уздырыла торган "Мең сулыш, бер аваз" фестиваленә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән...
-
Туган авылым талантларга бай
Клубтагы концертта ике үзешчән артист "Парлы чыршылар" җырын башкардылар. Җырчыларның берсе - авыл мәчетенең имам-хатыйбы, ә икенчесе - милләте буенча рус хатын-кызы. Гаҗәп хәл, дисезме? Безнең авыл өчен бу гадәти күренеш, аңа беркемнең дә исе китми. Аксубай районының Иске Кармәт авылы, беренче чиратта, бөек татар шагыйре Хәсән Туфанны дөньяга бүләк...
-
Аксубайда – пасха тантаналары
Бу атнада православие динен тотучылар үзләренең иң олы бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үттеләр. Районның барлык православие йортларында да төп тантана төнге гыйбадәттән башланды. Аксубай үзәк чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте шатлыклы мохиттә, күтәренке кәеф белән үтте. Пасха төнендә биредә ике йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында җирле халык кына түгел, якын-тирә...
-
Аксубайлылар – икенче урында
Әлмәт шәһәрендә халык уен кораллары оркестрларының республика бәйгесе узды. Атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкләгән Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе ансамбле бәйгедә икенче урынны яулады. Яшь музыкантлар чыгышы таләпчән жюри әгъзаларының күңелләренә хуш килде. Оркестр Биберган ариясен, Е.Дербенконың рус җырын һәм Лявониха белорус бию көен башкарды (оркестр өчен В. Лосюгин эшкәртүендә)....
-
Россия – каһарманнар иле
Китапханәдә Җиңүнең 72 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә 90га якын кеше катнашты. Бәйге "2014-2016 елларда Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау", "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программалары кысаларында үтте. Балаларның һәм яшүсмерләрнең шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларын, составына коррупциягә каршы көрәш буенча...
-
Аксубай егете легендар Россия Армиясе хорында җырлый
Аксубайдан Денис Хан-Баба Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбленең яңа составына керде. 25 декабрьдә Сочида ТУ-154 очкычы һәлакәткә очрады - 64 кеше, ансамбль хоры составының яртысы диярлек һәлак булды. Гыйнвар аенда вакантлы урыннарга бәйге игълан ителде. Хор һәм балет солистлары, артистлары вазифаларына гариза тапшыручы ике меңнән артык...
-
Эстафета иң яхшыларның исемнәрен атады
"Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" проекты кысаларындагы III җирлекара эстафета зур концерт белән тәмамланды. Эстафета Аксубай районының хезмәт ветераннарына, уңган авыл хезмәтчәннәренә дан җырлауга багышланды. Иҗат хисаплары ике ай ярым дәвам итте. Сәхнәдә бистә һәм 20 авыл җирлеге, район советы һәм башкарма комитет, район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары,...
-
"Хәтер вахтасы" башланды
11 апрель - Халыкара тоткыннарны фашист концлагерьләреннән азат итү көнендә Аксубайда "Хәтер вахтасы" патриотик акция старт алды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы Бөек Җиңүнең 72 еллыгы хөрмәтенә почетлы сакта торуны оештырды. Төп мәйданда район һәм техникум җитәкчелеге катнашында тантаналы митинг оештырылды. - Бөек Җиңүгә багышланган чаралар һәрвакыт 9 майга кадәр үк...
-
Пост ризыклары: тәмле дә, файдалы да
Районның дин тотучылары өчен пост ризыкларыннан авыз итү күргәзмәсе иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булды. Өстәлләр төрле ризыклардан сыгылып торды. Чиркәүдә якшәмбе гыйбадәте тәмамланганнан соң, килүчеләргә ризыклардан авыз итәргә рөхсәт бирелде. Килүчеләрнең игътибарын гадәти көннәрдә ит һәм йомырка кулланып пешерелә торган ризыклар җәлеп итте. Һәм, әлбәттә инде, ризыклар телне йотарлык иде....
-
Район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе хорда җырладылар
Аксубай муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының чыгышы "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында барган иҗат хисабына нокта куйды. Концерт тулы аншлаг белән үтте - муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең (алар белән бергә алар канаты астындагы ведомстволар да чыгыш ясадылар) иҗатын тамаша кылыр өчен концерт башланганчыга кадәр...
-
Аксубайда Беренче май яки Леонид Жуков ничек кызын кияүгә бирде
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты һәм мәдәният бүлегенең хисап концерты 80 нче елларны күңелдән кичерү мөмкинлеге бирде. Фойеда кунакларны тәм-томнар белән кайнар чәй, совет чоры экспонатлары күргәзмәсе каршы алды. Конферансье игълан итмичә да бер-бер артлы дәвам иткән, тиңе булмаган режиссуралы номерлар, мәхәббәт турындагы матур сюжет, тапкырлыкка корылган планеркалар, кибетләргә...