Балакаем кайтып тыңла Әниеңнең моңлы җырларын. Сиңа атап язам шушы җырны, Йөрәгемнән чыга моңнарым. Үзәгемне өзеп киттең мәңгелеккә, Кайта алмаслык җиргә, и балам. Күзләремнән кайнар яшьләр тама, Йөрәгемдә сүнмәс утлар яна. Язам әле балам синең өчен, Хисләремне салам шигырьгә. Мәңгелеккә китеп бардың балам Сагышларым бетмәс гомергә. Сабыр итәм Тукта әле,...
Балакаем кайтып тыңла
Әниеңнең моңлы җырларын.
Сиңа атап язам шушы җырны,
Йөрәгемнән чыга моңнарым.
Үзәгемне өзеп киттең мәңгелеккә,
Кайта алмаслык җиргә, и балам.
Күзләремнән кайнар яшьләр тама,
Йөрәгемдә сүнмәс утлар яна.
Язам әле балам синең өчен,
Хисләремне салам шигырьгә.
Мәңгелеккә китеп бардың балам
Сагышларым бетмәс гомергә.
Сабыр итәм
Тукта әле, тукта, сабыр ит дип,
Сабыр иттем инде, туктадым.
Исәнлегем бетте,
Күзем күрми,
Сагышлардан яна йөрәгем.
Яшим инде караңгы төндә,
Кайчан таң атар икән?
Кояш чыгып нурын сипсә,
Миңа сабырлык бирә.
Көтеп алам таң атканын,
Кайгымны ул тарата.
Сабыр итәм көне буе хәзер,
Балалар, дип җан атам.
Нет комментариев