Мәдәният
Якташ шагыйрәбез турында
Район китапханәсендә үткән семинар безнең якташыбыз, Россия язучылар Берлеге әгъзасы Нина Артемьеваның (Мокина) 70 яшьлек юбилеена багышланды.
Нина Артемьева - Черемушки авылында туган. Аның биографиясе мондыйрак: Емелькино авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда, аннары Чабаксар киҗе-мамык комбинатында чорнаучы булып эшли. Җитештерүдә эшләүдән аерылмыйча эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый. 1977 елда Чуаш дәүләт...
Район китапханәсендә үткән семинар безнең якташыбыз, Россия язучылар Берлеге әгъзасы Нина Артемьеваның (Мокина) 70 яшьлек юбилеена багышланды.
Нина Артемьева - Черемушки авылында туган. Аның биографиясе мондыйрак: Емелькино авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда, аннары Чабаксар киҗе-мамык комбинатында чорнаучы булып эшли. Җитештерүдә эшләүдән аерылмыйча эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый. 1977 елда Чуаш дәүләт университетында филолог белгечлеген алып, "Хатер пул" балалар журналының мәктәп тормышы бүлегендә мөхәррир булып эшли. Нина Артемьеваның бай әдәби мирасы бар. Аның шигырьләре Россиядә нәшер ителгән күп кенә күләмле басмаларда, җыентыкларда бастырылган.
Балалар китапханәсендә атаклы якташыбыз тормышына һәм иҗатына багышланган "Саф су белән тулган шигырь юллары" дип исемләнгән күргәзмә-досье оештырылды. Балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова семинарда әлеге күргәзмә турында бәян итте, авторның шигырьләрен укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев