Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хуш киләсең, изге Рамазан!
Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим. Әссәләмәү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. 27 май көнне кояш чыгарга 2 сәгать кала, безнең җирлектә 01:12 сәгатьтә сәхәрне тәмам итеп, Рамазан аена аяк басабыз. Газиз дин кардәшләр, изге китабыбыз Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә...
-
Хәйрия концерты
"Язгы игелек атнасы" Аксубайда хәйрия концерты белән тәмамланды. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында Аксубай лицееннан актив волонтерлар, Мәдәният йортыннан, "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгеннән игелекле хезмәткәрләр, аксубайлыларның яраткан җырчысы Нина Волкова һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре катнашында #ИгелеклеТатарстан "Язгы игелек атнасы" акциясенә багышланган концерт үтте. Артистлар матур номерлары, җырлары һәм милли костюмнары...
-
Аксубай-Димитровград дуслыгы
Ял көннәрендә Аксубай делегациясе Димитровград Сабан туенда катнашты. Димитровградлылар ун елдан артык инде әлеге күңелле сабан бәйрәмен аксубайлылар белән бергә уздыралар. Бу еллар эчендә икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә ике арада тыгыз элемтәләр урнашты. Очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак семинарлар һәм башка бик күп чаралар ел әйләнәсе үтә дияргә була. Әйе, Димитровградның...
-
Укучының мәдәни көндәлеге
Үзәк балалар паркында үткәрелгән Әлифба көне якты һәм шау-шулы бәйрәмгә әверелде. Анда район мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укучылары, ата-аналар һәм "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты призерлары җыелды. "Укучының мәдәни көндәлеге" - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтчелегендә Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан оештырылган Татарстанда зур билгеләнешкә ия мәдәни-белем бирү проекты. Уку...
-
Генерал-майорга һәйкәл
Шимбә көнне районда истәлекле вакыйга булды. Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды. Алмас Мәхмүт улы - легендар шәхес, ул 1945 елда Кызыл мәйданда данлыклы Бөек Җиңү парадында катнашкан кеше. Еллар үткәч Алмас Әдһәмов Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгы уңаеннан ике тапкыр шул...
-
Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
Халыкара гаилә көнен Аксубайның халык яратып өлгергән Үзәк паркында беренче тапкыр үткәрделәр. Өйдәге "һава торышы" урамныкыннан мөһимрәк. Һәм шулай туры килде дә - гаилә бәйрәме кояшлы, җылы май көнендә билгеләп үтелде. Бәйрәмгә ярты гасырдан артык бергә тату гомер иткән "стажлы" гаиләләр дә җыелды. - Кадерле дуслар, гаилә көне уңаеннан үткәрелгән...
-
Имам-мөхтәсиб булып Равил Зөфәров сайланды
Районның үзәк мәчетендә Аксубай муниципаль районы мөхтәсибәтенең утырышы булды. Анда ТР Мөселманнар Диния нәзарәте вәкиле Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Чишмә районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, мөхтәсибәт әгъзалары, район авыллары имамнары катнашты. Утырышны Мөхәммәт хәзрәт Кыямов алып барды. Көн тәртибенә алдагы дүрт елга...
-
Музыкантларны чакыралар
27 май көнне Яңа Чишмә районында "Выля, хуткупас!" чуаш милли иҗаты VII республика фестиваль-бәйгесе үткәрелә. Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты, ТРда Чуаш милли-мәдәни автономиясе һәм Яңа Чишмә районы бәйгене оештыручылар булып торалар. Чараның максаты - массакүләм чуаш халык иҗатын саклап калу һәм үстерү. Бәйгедә катнашуга аерым башкаручылар, халык...
-
Китапханәдә эңгер-меңгер чак
Аксубайның үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган, балалар да, олылар да яратып катнашкан "Китапханәдә - эңгер-меңгер чак" чарасы үтте. Быелгы "эңгер-меңгер" темасы - "Экология елы"н үз эченә алды. "Китаплар йортына" кергән һәркем табигать кочагына узды. "7 төсле чәчәк" эко-туры урман аланына сәяхәткә рөхсәт алудан башланды. "Урманда үзеңне ничек тотарга" темасы...
-
Иҗат бәйрәме
Район Мәдәният йортында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты узды. Бу уңышлы эшләр һәм иҗади казанышлар алып килгән уку елы тәмамлану уңаеннан үзенчәлекле иҗади хисап концерты. Концертны Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар Республика бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат исемен яулаган, атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры ачты. Аннан...
-
Аксубайда – беренче май
Кояшлы 1 май иртәсендә үзәк мәйданда музыка яңгырап торды. Бирегә бала-чагалар, аларның әти-әниләре җыелды. Мәктәп укучылары шунда ук төсле акбурлар белән эшкә керештеләр. Балалар асфальтта үзләре теләгән рәсемнәрне ясадылар. Үтеп баручылар яшь рәссамнарның иҗатлары белән кызыксынып таныштылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова балаларга рәсемнәре өчен рәхмәт әйтеп,...
-
Каләм белән генә түгел, пумала белән дә яза
Рәссам, журналист, язучы, район гәзитенең элеккеге мөхәррире Александр Заварихин 1 майда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул үзенең язмышын Аксубай белән 1966 елда, бистәгә партия өлкә комитеты юлламасы буенча район гәзитенә журналист буларак килгәч бәйли. Районга килгәндә заводта эшләп, флотта хезмәт итеп, күп тиражлы гәзитләрдә каләм тибрәтеп, чын журналист булып...
-
Мактаулы туган якны өйрәнүче
"Туган як буенча сәяхәт" проекты авторларының берсе Ирина Степановада Чуаш милли-мәдәни автономиясеннән делегация булып китте. Халык академигы Александр Семенов, район ЧММА җитәкчесе Алексей Калуков, ЧММА әгъзасы Валерий Николаев Ирина Михайловнага мактаулы туган якны өйрәнүче медален тапшырдылар. Ирина Михайловна Валентина Михайлова белән берлектә "Туган як буенча сәяхәт" китап-альбомын (өч китап) бастырды....
-
Яз һәм хезмәт бәйрәмен кайда үткәрергә
Бу уңайдан Аксубайда төрле чаралар планлаштырылган. 1 май көнне, сәгать 10да үзәк мәйданда 1-5 сыйныф укучылары арасында асфальтка рәсем ясау бәйгесе башлана. Сәгать 11дә өлкән сыйныф укучылары өчен флеш-моб була. Кичке 19:00 сәгатьтә мәйданда «Георгий тасмасы» акциясе колач ала.
-
Туры сүзле шагыйрә сагындыра
Апрель ае безгә Тукайны бүләк иткән ай буларак күңелгә бик якын булып тора. Бу айда Тукай сыман шундый нечкә күңелле, лирик хисле кешеләр дөньяга килә һәм... китә дә бугай. Узган елгы апрель ае безнең район халкы, шәхсән минем үзем өчен бик авыр югалтулы булды - йөзләгән балаларга татар теле һәм...