Үзәк китапханәдә Марина Цветаева истәлегенә шигъри кичә узды.
Аны китапханәчеләр район хатын-кызлар советы белән берлектә оештырдылар. Кичәне Татарстанның атказанган укытучысы Валентина Селезнева һәм өлкәннәр китапханәсе мөдире Фәһимә Гатина алып бардылар.
Алар Марина Цветаева һәм Сергей Эфрон тормышы, аларның искиткеч очрашулары, сөюләре, гаилә тормышы һәм фаҗигале төстә вафат булулары турында сөйләделәр....
Үзәк китапханәдә Марина Цветаева истәлегенә шигъри кичә узды.
Аны китапханәчеләр район хатын-кызлар советы белән берлектә оештырдылар. Кичәне Татарстанның атказанган укытучысы Валентина Селезнева һәм өлкәннәр китапханәсе мөдире Фәһимә Гатина алып бардылар.
Алар Марина Цветаева һәм Сергей Эфрон тормышы, аларның искиткеч очрашулары, сөюләре, гаилә тормышы һәм фаҗигале төстә вафат булулары турында сөйләделәр.
Гаҗәп, әмма безнең күпләребез Марина Цветаева иҗатыннан күңелләренә якын шигырь юлларын бүген дә искә төшереп, укып китә ала. Мәктәптә укыганда Цветаева иҗаты белән беренче тапкыр очрашканнан соң, без еллар узгач та аның шигырьләренә әйләнеп кайтабыз.
Чарада катнашучылар шагыйрәнең иҗатына булган хисләре белән уртаклаштылар, мультимедияле презентацияне кызыксынып карадылар һәм аның һәм замандашларының шагыйрәгә багышлап язган шигырьләрне укыдылар. Шул рәвешле күпләр күңелендә Марина Цветаеваның шигырьләр җыентыгын кабаттан кулга алу теләге туды.
Нет комментариев