Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Фильмның премьерасы булды

Аксубайда режиссер Нурания Җамали ("ТатарКино") төшергән "Үксезләр" фильмы премьерасы булды. Шимбә көне булуга да кармастан, район Мәдәният йортының концерт залы халык белән тулы иде. Бушлай кино карарга район үзәге кешеләре, мәктәп укучылары җыелды. Һәм фильмның беренче минутыннан ук үксез бала-кызчык турындагы сюжет, аның әйләнәсендә булган рәнҗетүләр, кешеләрнең аның хәленә керә...

Аксубайда режиссер Нурания Җамали ("ТатарКино") төшергән "Үксезләр" фильмы премьерасы булды.

Шимбә көне булуга да кармастан, район Мәдәният йортының концерт залы халык белән тулы иде. Бушлай кино карарга район үзәге кешеләре, мәктәп укучылары җыелды. Һәм фильмның беренче минутыннан ук үксез бала-кызчык турындагы сюжет, аның әйләнәсендә булган рәнҗетүләр, кешеләрнең аның хәленә керә белүләре, яхшылык һәм кешелеклелек хисләре белән очрашудан таң калдылар. Залда тынлык урнашты, ә ут кабынуга - тамашачылар тыя алмаган күз яшьләрен сөрттеләр.
Фильмны тәкъдим иткән иҗат төркеме - "Нурҗамал" студиясе Татарстан районнарында кинокүргәзмәләр оештырганнар. Аксубайлылар бу фильмны беренчеләрдән булып карадылар.
- Күңелләрне тетрәндергеч фильм, тормыш тарихы, ул залдагы һәр яшь һәм олы кешеләрнең күңелләренә үтеп керде. Шундый кино безне әхлаклылыкка, кеше хәсрәтен үзеңнеке кебек кабул итәргә, игелек күрсәтергә өйрәтә, - дип билгеләп үтте сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов. - Иҗат төркеменә, режиссерга, әсәр авторына, артистларга бик зур рәхмәт. Минем фикеремчә, Татарстан кинотасмасы беркемне дә битараф калдырмаячак.
Сәхнәгә кунаклар - әсәрнең авторы Равилә Шәйдуллина-Мурат, режиссер - Татарстанның атказанган артисткасы Нурания Җамали, әби ролен башкаручы атказанган мәдәният эшлеклесе Әлфинур Хисами, табиб ролен башкаручы Татарстанның атказанган эшлеклесе Миләүшә Сәхапова күтәрелделәр. Алар район җитәкчелегенә һәм тамашачыларга яхшы кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Камил Гилманов иҗат төркемен премьера белән котлады, киләчәктә уңышлар теләде һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
- Сезнең тамашачылар искиткеч, кабул итү дә яхшы булды. Без холлга чыккач бер ханым килеп, тормыш юлында ниләр генә күрергә туры килмәве, әмма сынмавы-сыгылмавы, ун еллап инде елаганы булмавы, ә бүген күз яшьләрен тыеп кала алмавы турында әйтте, - дип фикере белән бүлеште режисессер Нурания Җамали. - Тамашачылар бәяләмәсе - ул алга таба эшчәнлеккә рухландыру һәм безнең иҗади хезмәтебезгә рәхмәт белдерү.
"Нурҗамал" студиясе фильмны Татарстанда гына тәкъдир итми, шул көннәрдә алар "Үксезләр"не Казаннан Мәскәүгә алып китәчәкләр, анда ул зур экраннарда дүрт тапкыр күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев