Мәдәният
Әзерлек буенча лидер
Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы гомумбелем бирү оешмалары арасында 2017/2018 уку елына иң яхшы капиталь ремонт һәм иң яхшы әзерлек буенча республика смотр-бәйгедә җиңү яулады.
Шул көннәрдә смотр-бәйгегә нәтиҗәләр чыгардылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Смотр-бәйге 21 нче августта старт алды. Ул ике этапта үтте: зональ һәм финал....
Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы гомумбелем бирү оешмалары арасында 2017/2018 уку елына иң яхшы капиталь ремонт һәм иң яхшы әзерлек буенча республика смотр-бәйгедә җиңү яулады.
Шул көннәрдә смотр-бәйгегә нәтиҗәләр чыгардылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Смотр-бәйге 21 нче августта старт алды. Ул ике этапта үтте: зональ һәм финал. Аның катнашучыларын жирәбә салу юлы белән билгеләделәр: һәр муниципаль районда 2017 елда капиталь ремонт ясалган бер мәктәп, бер балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, бер һөнәри белем бирү оешмасы һәм бер балалар бакчасы. Жюри составына мәгариф министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимаги палата, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимаги советы, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы әгъзалары керде. "Балалар бакчаларына иң яхшы капиталь ремонт" номинациясендә Түбән Баланда башлангыч белем бирү мәктәп-балалар бакчасын лауреат дипломы һәм 200 000 сумлык сертификат белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев