Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Махсус приз алды
Казанда, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәзил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган "Дулкыннар" ХII Республика бәйгесе үтте. Чара Татарстан, Россия төбәкләренең сәләтле балаларын ачыклау, хуплау һәм аларның иҗади үсеше, милли мәдәниятне һәм йолаларны яңарту һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелде. "Дулкыннар-2017" гала-концертта бәйге лауреатлары катнашты. Тугыз яшьлек Регина...
-
Баянчылар уңышы
Аксубай районы Мәдәният йортында баян дәресләре бирүче педагог Наилә Крайнова укучылары абруйлы бәйгедән чираттагы тапкыр җиңү белән кайттылар. "Җырлы сандугач иле" ХХ Республика бәйгесе Әлмәт шәһәрендә узды. Бәйгедә Әлмәттән, Зәйдән, Бөгелмәдән, Лениногорсктан, Түбән Камадан, Азнакайдан, Нурлаттан, Сарманнан, Җәлил, Актүбә, Урыссу бистәләреннән, Теләчедән яшь музыкантлар көч сынашты. Наилә Крайнова укучылары ышанычлы...
-
Медиклар – чын артистлар
Сиксәненче, туксанынчы һәм аннан соңгы елларда район хастаханәсе коллективының иҗади хисап концертларында ничек чыгыш ясавын аксубайлылар бүген дә яхшы хәтерли. Әмма быелгысы хисап концерты элеккегеләреннән дә кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булды. Зал концерт башланганчы берничә сәгать алдан тамашачылар белән шыплап тулган булса да, һаман саен халык килә торды. Программа күңелле мизгелдән...
-
Гаилә мәсьәләләре буенча
Гаилә китапханәсе тәрбиягә бала алган әниләрнең "Якын кешеләр" клубы өчен чираттагы тапкыр очрашу урынына әверелде. Кунакларны китапханә хезмәткәрләре җылы каршы алдылар һәм алар белән бик тә кызыклы, бай эчтәлекле программа үткәрделәр. Шуннан соң кунаклар күтәренке кәеф белән җитди, мөһим мәсьәләләрне карауга керештеләр. Очрашу җылы мохиттә узды. Күпләр берләшмә утырышында беренче...
-
Күңелләре белән яшь чакларына кайттылар
Аксубайда "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам!" җирлекара эстафета кысаларында оешмалар арасында иҗат отчетлары дәвам итә. Узган атнада районның ветераннар советы активистлары үзләренең искитмәле чыгышлары белән Аксубай тамашачыларын таң калдырды. Алар әлеге чарага җитди хәзерләнделәр. Ветераннар сәхнәдән ялкынлы биюләрен, дәртле җыр-моңнарын бүгенге көндә исемнәре яхшы таныш булган, районда ихтирам...
-
Безнекеләр өчен тавыш бирегез
Безнең яшь артистларыбызга тагын бер мөмкинлек тәкъдим ителде. "Даринка" вокал-бию ансамбле һәм Виктория Васильева Нурлатта үткән "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зональ этабында тавыш бирү буенча җиңүчеләр булдылар һәм өченче турга уздылар. Тавыш бирүләр 31 мартта "Созвездие-Йолдызлык"ның рәсми сайтында 12:00 сәгатьтә башлана.
-
Техника һәм иҗат – уртак төшенчә
Аксубай техникумы коллективы район кешеләренә туган төбәк тарихына булган мәхәббәтне чагылдырган онытылмаслык кичә бүләк итте. Бәйрәм кунакларын коридор буйлап тезелгән студентлар каршы алды. Аннан соң, кичәне ачып, алар ялкынлы тамаша тәкъдим иттеләр - музыка астында, әләмнәр җилфердәтеп, шарлар тотып, залдан атладылар. Бу триумфаль йөреш чарага зиннәтлелек, бөеклек өстәде. Тантана сәхнәдә...
-
Сәхнәдә – укытучылар
Быел район үзәге мәктәпләре мөгаллимнәре һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре үзләренең хисап концертларында үткәнгә экссәяхәт тәкъдим иттеләр. Тамашачылар 50нче еллардан алып бүгенгесе көнгә кадәр барган мәдәнияттагы, мәгарифтәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Ялкынлы эстрада биюен һәм салмак вальсны зал көчле алкышларга күмде. Педагоглар хорда да, ялгыз башкаруда да осталыкларын күрсәттеләр. Концерт соңыннан мәгариф бүлеге...
-
Социаль хезмәткәрләр җырлыйлар да, бииләр дә
Хезмәт коллективларының иҗат отчетлары, элеккеге кебек, иң талантлы, актив хезмәткәрләрне генә үзенә туплый. Аларның район сәхнәсендә чыгыш ясаулары халык күңеленә хуш килә. Социаль тармак хезмәткәрләренең иҗат хисабы моның ачык мисалы булды. Ул төрле оешмалардан сәхнә осталыгына ия булган төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Концертны алып баручылар - Лилия Лукина һәм Инсаф...
-
“Йолдызлык“ призерлары
"Созвездие-Йолдызлык-2017" эстрада сәнгате ХVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ этабында безнең яшь талантларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. "Вокал-соло" номинациясендә Регина Черникова беренче урынны алды, Варвара Панюкова махсус приз белән бүләкләнде. "Вдохновение" бию ансамбле (өлкән төркем) "Хореография" номинациясендә икенче урынны алды, ансамбльнең кече төркеме махсус призга лаек булды.
-
Иҗат отчетлары дәвам итә
Район Мәдәният йортында "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" проекты кысаларында җирлекара эстафета үтә. Районның төп сәхнәсендә предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары чыгыш ясый. Бүген, 22 мартта - район ветераннар советы; 24 мартта - үзәк хастаханә һәм даруханәләр; 29 мартта - район мәдәният бүлеге һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма...
-
Авыл сәхнәләрендә – хисап концертлары
Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде. Февральдә "Туган җирем, синең белән горурланам һәм шатланам" проекты кысаларында җирлекара эстафета старт алган иде. Әлеге чорда егерме иҗади кичә оештырылды. Кичәләр гөрләп үтте, өч яшьтән алып сиксән яшькә кадәрле мең ярымнан артык үзешчән артист авыл мәдәният учаклары сәхнәләренә чыгып, үзләренең сәләтләре белән таң...
-
Котладылар да, бүләкләделәр дә
Районыбызның ягымлы, назлы хатын-кызлары хөрмәтенә гаҗәеп бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Районның төп сәхнәсеннән гүзәл затлар адресына иң җылы, иң ихлас сүзләр яңгырады. - Табигать кабатланмас матурлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, тормыш зирәклеге, гаҗәеп түземлек һәм наз биргән яраткан хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме белән ихластан котлап, аларга теләкләрнең иң изгеләрен: бәхет,...
-
Аксубайлылар – лаеклылар арасында
Аксубай районы делегациясе "Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында булып кайтты. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Очрашуга 750 кунак чакырулы иде, алар арасында Татарстан Республикасының лаеклы хатын-кызлары - республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары вәкилләре, бәйге турларында җиңүчеләр, шулай ук иҗтимаги оешма...
-
Яшь булсалар да – сәләтлеләр
Язның беренче бәйрәме алдыннан талантлы кызларыбыз турында сөйләргә булдык әле. Алар чын мәгънәдә һөнәрләрендә аерылып торып, талантлы яшьләр һәм балалар өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә җиңү яулап һәм игелекле эшләр башкарып, Аксубай яшьләренең "алтын фондын" тәшкил итәләр. «The lights of KAZAN» ("Казан утлары") заманча популяр музыка башкаручыларының Халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-бәйгесендә...