Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сөйләп түгел, ә күрсәтеп өйрәтәләр

Балаңны сәламәт итеп тәрбияләп үстерергә теләсәң, үзең сәламәтлек юлыннан бар, дип саный мәктәп укучысының әнисе Нәфисә Шәрифуллина. Педагогларның чираттагы конференциясендә ул үзенең гаилә мохитендә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә яраклашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. - Баланың шәхесен формалаштыру юнәлеше һәм шулай ук аның сәламәтлеге нигезе гаиләдә салына, - дип билгеләп үтте...

Балаңны сәламәт итеп тәрбияләп үстерергә теләсәң, үзең сәламәтлек юлыннан бар, дип саный мәктәп укучысының әнисе Нәфисә Шәрифуллина.

Педагогларның чираттагы конференциясендә ул үзенең гаилә мохитендә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә яраклашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- Баланың шәхесен формалаштыру юнәлеше һәм шулай ук аның сәламәтлеге нигезе гаиләдә салына, - дип билгеләп үтте Нәфисә Минвәгыйз кызы. - Димәк гаиләдә салынган әхлаки, этик һәм башка башлангычлар, аны гомере буена озатып барачак, үзенең һәм әйләнә - тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата мөнәсәбәтне билгеләячәк.Әти-әниләрнең төп бурычы - ул баланың сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген һәм таләбен чагылдырган үз сәламәтлегенә карата әхлаки мөнәсәбәтен формалаштыру. Ул сәламәтлек кеше өчен мөһим кыйммәт, теләсә нинди максатка ирешүдә төп шарт булып торуын яхшы аңларга тиеш. Бу юнәлештә өлкәннәрнең абруен бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. Шуңа күрә ата-аналар сәламәт яшәү рәвеше философиясен үзләре кабул итәргә һәм сәламәтлек юлына басарга тиешләр.
Тыныч сулары ярларыннан ташып торган елга, анда яхшы йөзә белмәгән балалар коена. Алда - гаять зур шарлавык. Су агымы көтмәгәндә балаларны агызып китә. Аларның гомерләре куркыныч астында кала, ә без, өлкәннәр, аста басып торабыз һәм аларга кул биреп, коткарырга тырышабыз. Ә бит бу вакытта без барыбыз да алар белән булырга, тыныч агымсуда аларны йөзәргә өйрәтергә тиеш идек. Әлеге метафораны сәламәтлек өлкәсенә күчерсәң, елга - ул тормыш рәвеше һәм безнең уртак бурыч - һәр баланы, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга ярдәм иткән тормыш стилен сайлауда ярдәм итеп, аларны суда имин йөзәргә өйрәтү.
Шәрифуллиннар ел саен "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" район бәйгесендә катнашалар. Гаиләләре белән экскурсияләргә, походларга чыгалар. Бергәләп футбол, хоккей уйныйлар, бассейнга йөзәргә киләләр. "Гаилә бәйрәме", "Мәктәп спартакиадасы", "Чаңгы ярышлары", "Җиңү көне" кебек массакүләм чараларны оештыруда ярдәм күрсәтәләр. Яз көне Иске Ибрай мәктәбенең ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесендә катнашты һәм лауреат булды. Әти-әниләр спортны һәм Сәламәт яшәү рәвешен сайлауда лаеклы өлге булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев