Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслар белән бергә

Үзәк китапханәдә Евгений Копоневның иҗатына багышланган кичә булып узды. Евгений Петровичның "Второе возрождение храма церкви сельца Дмитриевское Казанско-Богородецкой церкви" китабын тәкъдим итү дуслары, фикердәшләре - "Вдохновение" әдәби берләшмә әгъзалары, актив китап укучылар һәм аның иҗатын сөючеләр катнашында үтте. - Евгений Копонев - үзенең кече ватаны язмышына битараф булмаган кеше, шуңа...

Үзәк китапханәдә Евгений Копоневның иҗатына багышланган кичә булып узды.
Евгений Петровичның "Второе возрождение храма церкви сельца Дмитриевское Казанско-Богородецкой церкви" китабын тәкъдим итү дуслары, фикердәшләре - "Вдохновение" әдәби берләшмә әгъзалары, актив китап укучылар һәм аның иҗатын сөючеләр катнашында үтте.
- Евгений Копонев - үзенең кече ватаны язмышына битараф булмаган кеше, шуңа өстәп ул күпкырлы шәхес. Күпләр аны гармунчы буларак яхшы беләләр. Ул чиркәүнең яңаруы турында да китап язды. Ул җырлар авторы буларак та район чикләрендә яхшы таныш, - дип ассызыклап үтте, очрашуны ачып, үзәк китапханә директоры Ирина Телешева.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина Евгений Копоневның тормыш юлы турында сөйләде, аның дөнья күргән китаплары белән таныштырды.
Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз иңендә кичерергә туры килә аңа. Унике яшеннән колхозда тир түгә башлый. Аннан соң белем ала, эшли, вакыт узган саен хезмәт баскычыннан акрынлап югарыга күтәрелә бара, актив җәмәгать тормышы алып бара, хәтта лаеклы ялда да кул кушырып утырмый.
Гармун моңы аны гомере буена озата килә. Ул 16 яшеннән бирле яраткан уен коралыннан аерылмый. "На завалинке" ансамбленә нигез салучы да Евгений Копонев булды.
Очрашуга килүчеләр аның шигырьләре һәм җырларының туган төбәккә атап язылуын билгеләп үттеләр. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү планында да зур эшләр башкарды ул. Аның инициативасы белән Советлар Союзы Герое Филипп Мазилинның хәтерен мәңгеләштерү буенча Белоруссиягә сәяхәт оештырылды, Аксубай үзәгендә һәйкәл-стела ачылды, аксубайлылырның берничә буыны тарихын ачкан документаль фильм төшерелде.
Уку залы гармун моңнарына күмелде. Автор үзенең яраткан җырларын башкарды. Залда утырган тармак ветераннары да аның чыгышын куәтләп, җырга кушылдылар.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов иҗади эшчәнлеге, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Евгений Копоневка ихлас күңеленнән чыккан рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев