Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Танылган публицист истәлегенә

Якташыбыз - танылган язучы, публицист, дин белгече Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның истәлекләре турында китап басылып чыкты. Бу китапны тәкъдим итү тантанасы Яңа Ибрай авыл мәдәният йортында узды. Кунаклар арасында - район башлыгы Камил Гилманов, ТР ФА тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев,...

Якташыбыз - танылган язучы, публицист, дин белгече Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның истәлекләре турында китап басылып чыкты.
Бу китапны тәкъдим итү тантанасы Яңа Ибрай авыл мәдәният йортында узды. Кунаклар арасында - район башлыгы Камил Гилманов, ТР ФА тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, ИЯЛИ фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният вәкилләре бар иде.
- Аксубай ягы талантларга бай, - дип белдерде тантанада Камил Гилманов. - Күп кенә күренекле галимнәр, журналистлар, язучылар безнең районда туып үскән. Бу безнең халыкның һәрвакыт белемгә омтылуын күрсәтә. Һәм бу истәлекләр китабының басылып чыгуы мәктәп укучылары өчен - белем алуга, сәнгать эшлеклеләре өчен яңа биеклекләргә ирешүгә тагын бер этәргеч. Китапта тарих, милли мәдәни-көнкүреш йолалары турында бәя биреп бетергесез белем тупланган. Үз тамырларың тарихын белү ул белемнәрне киләсе буынга да өйрәтү теләген арттыра.
Район башлыгы китапның баш мөхәррире Зөфәр Рәмиевка, аны төзүчеләрнең берсе туган якны өйрәнүче Шәүкәт Кәбировка һәм Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында доклад белән җирле ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров чыгыш ясады.
Галиәсгар Гафуров-Чыгътай 1867 елда Яңа Ибрай авылында дөньяга килә.Җирле мәдрәсәне тәмамлаганнан соң Чистай училищесына укырга керә. 1891-1899 елларда Чистай уездының төрле авылларында укытучы булып эшли. Белем бирү эшчәнлегеннән тыш, публицистика, дин өйрәнү белән шөгыльләнә, татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре буенча кыска мәкаләләр яза. "Гадел Суфый", "Сабир-Ахун" әсәрләре шуларның беренчесе. 1910 елда аның беренче "Исабәт" китабы басылып чыга, ул мөселман җәмәгатьчелеге арасында зур популярлык казана. 1915 елда Галиәсгар Гафуров Казанның "Кояш" гәзитендә, соңрак Уфаның "Тормыш" гәзитендә эшли. 1924 елдан якташыбыз Мәскәүдә СССРның үзәк нәшриятендә эшли башлый. "Фән һәм дин" җурналына 8 ел җитәкчелек итә. 1941 елда кече ватаны Яңа Ибрай авылына туганнарын күрергә кайта. Сугыш башлану сәбәпле Мәскәүгә китә алмый. Кыз туганында яшәп кала. Яше һәм сугыш чоры авырлыклары үзенекен итә - 1942 елда Галисгар Гафуров-Чыгътай вафат була.
Истәлекләр китабын тәкъдим иткәндә атаклы публицист турында күп сөйләнде. Чыгыш ясаучылар аның кулъязмалары һәм документлары белән презентацияләр әзерләгәннәр. Әмма һәрберсе бу китапның туган як тарихын өйрәнүдә төп әсбап булачагын ассызыклады.
- Китап авторларына һәм аны бастырып чыгаручыларга туган як мәдәниятен өйрәнүгә һәм саклап калуга, балаларның һәм үсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә керткән саллы өлешләре өчен рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте үз чыгышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев. Ул укытучылар Ләйсән Мотыйгуллинага, Искәндәр Могыйновка, Рамил Таһировка һәм Рафик Насыйровка Мактау грамоталары тапшырды.
Укучыларның концерт номерлары һәм Вилдан Хәмитов чыгышы тантана бизәгенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев