Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пушкин укулары-2018

Аксубайның 3 нче мәктәбендә бөек шагыйрьгә багышланган традицион чара үтте. Әлеге мәктәптә шигърияткә, атап әйткәндә, рус шагыйрьләре иҗатына карата мөнәсәбәт аерым. Монда шигырь укучылар бәйгеләре, әдәби кичәләр даими оештырыла. Пушкин укулары китапханәче Фәридә Фәизова әзерләгән "Пушкин - рус шигърияте кояшы" мультимедияле презентациядән башланып китте. А.С. Пушкин шигырьләренә иҗат ителгән романслар...

Аксубайның 3 нче мәктәбендә бөек шагыйрьгә багышланган традицион чара үтте.
Әлеге мәктәптә шигърияткә, атап әйткәндә, рус шагыйрьләре иҗатына карата мөнәсәбәт аерым. Монда шигырь укучылар бәйгеләре, әдәби кичәләр даими оештырыла.
Пушкин укулары китапханәче Фәридә Фәизова әзерләгән "Пушкин - рус шигърияте кояшы" мультимедияле презентациядән башланып китте. А.С. Пушкин шигырьләренә иҗат ителгән романслар яңгырады. Жюри рәисе Валентина Селезневаның сәламләү чыгышыннан һәм тугызынчы сыйныф укучылары куйган театральләштерелгән тамашадан соң, шигырь укучылар бәйгесе башланды. Анда 22 укучы катнашты. Нәтиҗәләр ясалган арада балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова "Мин башлыйм, ә син дәвам ит" әдәби уен үткәрде. Жюри игълан иткән нәтиҗәләр буенча Арина Петрянкина, Альбина Закирова, Дарья Мартынова, Артем Воркунов, Юлия Турлукова, Ника Кабидова җиңүчеләр итеп танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев