Беренче булып билгеләп үттеләр
Мәдәният

Беренче булып билгеләп үттеләр

Якынлашып килүче яңа 2018 елны беренчеләрдән булып Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары билгеләп үтте. Якшәмбе көнне алар районның төп сәхнәсендә күңелле бию ритмнары һәм вокал компазицияләре тәкъдим иттеләр, уен коралларында күңелләргә үтеп керерлек итеп классик әсәрләр башкардылар. Зал, һәрвакыттагыча, тулы иде. Болар гади концерт номерлары гына булмады, ә театральләштерелгән яңа...

Якынлашып килүче яңа 2018 елны беренчеләрдән булып Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары билгеләп үтте.
Якшәмбе көнне алар районның төп сәхнәсендә күңелле бию ритмнары һәм вокал компазицияләре тәкъдим иттеләр, уен коралларында күңелләргә үтеп керерлек итеп классик әсәрләр башкардылар. Зал, һәрвакыттагыча, тулы иде.
Болар гади концерт номерлары гына булмады, ә театральләштерелгән яңа ел тамашасы иде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруретдинова тамашачыларны Яңа ел белән котлап, яңа елда барлык хыялларның да чынга ашуын теләде. Бәйрәм азагына якынлашканда сәхнәдә Кыш бабай белән Кар кызы да күренде. Матур гадәт буенча алар сәнгать мәктәбендә яңа ел чараларының башлануы хакында хәбәр итеп, балаларны сәламләделәр.

Нет комментариев