Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район хатын-кызларын концерт белән тәбрикләделәр

Халыкара хатын-кызлар көнендә Аксубай хатын-кызлары зур бәйрәм концертын тамаша кылдылар. 8 март бәйрәме алдыннан районның иң яхшы үзешчән артистлары район Мәдәният йортының төп сәхнәсендә "Хатын-кыз хыяллары" дип исемләнгән концерт программасында аерым язгы дәрт белән шатлык бүләк иттеләр. Концерт район башлыгы Камил Гилмановның кешелекнең гүзәл яртысы булган - әниләргә, әбиләргә, кызларга...

Халыкара хатын-кызлар көнендә Аксубай хатын-кызлары зур бәйрәм концертын тамаша кылдылар.
8 март бәйрәме алдыннан районның иң яхшы үзешчән артистлары район Мәдәният йортының төп сәхнәсендә "Хатын-кыз хыяллары" дип исемләнгән концерт программасында аерым язгы дәрт белән шатлык бүләк иттеләр.
Концерт район башлыгы Камил Гилмановның кешелекнең гүзәл яртысы булган - әниләргә, әбиләргә, кызларга һәм апаларга юлланган бәйрәм котлауларыннан башланды. Ул балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә учагын саклауда гына түгел, башка өлкәләрдә дә хатын-кызларның аерым ролен зурлап билгеләп үтте.
- Нәкъ менә хатын-кызлар ир-атларны батырлыкларга этәрәләр, авыр вакытларда ярдәм итәләр. Әмма үзләре дә ныклык һәм героизм үрнәге булып торалар, мисалга безнең районның хөрмәтле сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны Нина Александровна Телешева кебекләр. Без хатын-кызларның хезмәте һәм батырлыклары алдында тез чүгәбез, - дип ассызыклады район башлыгы.
Матур гадәт буенча төп сәхнәдә һөнәри эшчәнлек алып баруда югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызларны бүләкләделәр. Камил Гилманов ветстанция хезмәткәре Валентина Карпухинага, горгаз слесаре Елена Убаковага, юл участогының баш бухгалтеры Татьяна Ишинкинага, интернат-йорт хезмәткәре Галина Орловага, "Нежность" ЦСОН шәфкать туташы Ирина Незамаевага, ветераннар советы әгъзасы Маргарита Золинага, Үзәк хастаханә шәфкать туташы Гөлнар Ибраһимовага, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага, "Салават күпере" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Резидә Зәйниевага, административ кануннарны башкару буенча өлкән инспектор Илсөя Бикмөхәммәтовага, Ким авыл мәдәният йорты мөдире Тамара Шугаевага, шулай ук "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зональ этабында катнашучылар һәм финалга чыгучылар Лилия Сәхабетдиновага, Анастасия Чернышевага, Наталья Егоровага чәчәкләр, бүләкләр һәм район башлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сәхнәдә озак еллар районның мәдәни һәм җәмәгать тормышында актив катнашучы мәгариф ветераны Валентина Селезневаны да хөрмәтләделәр.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовтан, хатын-кызлар советы рәисе Людмила Жареновадан, ирекле халык дружинасы җитәкчесе Шамил Сәхабетдиновтан, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневадан хатын-кызлар адресына котлаулар яңгырады. Яз бәйрәмендә хатын-кызлар бик күп җылы сүзләр ишеттеләр, аларга район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән иң яхшы җырлар һәм биюләр, театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. Ә бәйрәм азагында концертта катнашучыларның бердәм җыры астында ир-атлар тамаша залында утырган мөлаем хатын-кызларга язның беренче чәчкәләре - өмет, игелек һәм мәхәббәт нурын сибеп, яз гына түгел, ә күңел җылысын да үзенә кабул итеп ачылган лалә чәчәкләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев