Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туфан укулары

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Хәсән Туфан иҗаты буенча республика сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе узды. Туфан укуларында республиканың 28 белем бирү учреждениесеннән сәнгатьле укучылар катнашты. Составында татар теле укытучылары, актив җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары РМО җитәкчесе Фәния Нигмәтҗанова, туган якны өйрәнү музее директоры...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Хәсән Туфан иҗаты буенча республика сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе узды.
Туфан укуларында республиканың 28 белем бирү учреждениесеннән сәнгатьле укучылар катнашты. Составында татар теле укытучылары, актив җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары РМО җитәкчесе Фәния Нигмәтҗанова, туган якны өйрәнү музее директоры һәм "Ак калфак" иҗтимаги берләшмәсе рәисе Әлфия Нурхамәтова, Үзәк китапханәләр системасының уку залы мөдире Фәһимә Гатина булган жюри катнашучылар чыгышына бәя бирде.
Катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
- Сезне Хәсән Туфанның туган ягында, безнең кунакчыл төбәгебездә каршы алу күңелле, - дип белдерде ул. - Аксубай бөек шагыйрьне онытмый. Һәр ел саен район Мәдәният йортында, Иске Кармәт авылында урнашкан Туфан музей-йортында Туфан укулары үткәрелә. Укуларның техникумда да үтүенә шатмын. АТУТ коллективының бердәм эшен дә билгеләп үтәсем килә. Бу мәгариф учреждениесе белем бирү һәм тәрбия процесслары бурычларын уңышлы үти, авыл хуҗалыгы эшләрендә алдынгы, район үзәген төзекләндерүдә актив катнаша.
Техникум турында тулырак аның директоры Фәрхат Аюпов сөйләде. Ул чыгарылыш укучылары арасында - авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары, район башлыклары, агрофирма директорлары булуын билгеләп үтте.
Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлы турында АТУТ методисты Роза Сәхабетдинова бәян итте. Аннары бәйге башланды. Жюри укучыларның артистлык осталыгына, кабатланмас булуларына, әсәр герое образына керә белүләренә, медиа-сюжетларга, костюмнар сайлаганда иҗади якын килүгә бәя бирде.
Нәтиҗәдә, "Эмоциональлек" һәм "Шәхсилек" номинацияләрендә Аксубай техникумы студентлары Анжелика Лапочкина һәм Лилия Исхакова җиңү яуладылар. Призерлар арасында Казан энергетика көллиятеннән, Түбән Кама педагогика көллиятеннән, Әлмәт политехника техникумыннан һәм башкалардан вәкилләр бар иде. Бәйгедән соң катнашучылар Хәсән Туфанның музей-йортына юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев