Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Аксубай егетләре“ – дипломант

Әлмәттә узган "Урса тауда" Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар бәйгесе тәмамланды. Бәйгедә районны Даниил Гайнуллин, Никита Семенов, Ильяс Исмәгыйлев, Илшат Яруллин, Дарина Маланчева тәкъдим иттеләр. Бишесе дә - район Мәдәният йортының "Аксубай егетләре" уен кораллары студиясендә шөгыльләнәләр (җитәкчеләре Наилә Крайнова) һәм алар "Солист" номинациясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломант исеменә...

Әлмәттә узган "Урса тауда" Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар бәйгесе тәмамланды.
Бәйгедә районны Даниил Гайнуллин, Никита Семенов, Ильяс Исмәгыйлев, Илшат Яруллин, Дарина Маланчева тәкъдим иттеләр. Бишесе дә - район Мәдәният йортының "Аксубай егетләре" уен кораллары студиясендә шөгыльләнәләр (җитәкчеләре Наилә Крайнова) һәм алар "Солист" номинациясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. Узган елның декабрь аенда "Аксубай егетләре" ансамбле "Укытучы - укучы" Республика ансамбльләр бәйгесендә чыгыш ясады һәм III дәрәҗә Лауреат исемен алды. Яшь музыкантларны уңышлы чыгышлары белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев