Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Изге яклаучыга багышлап

Аксубайда Престол бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел бәйрәм аеруча да якты булып узды. Изге Феодосий Тотемский рухына догалар укып, рәхмәтләрен белдерер өчен Аксубайдан һәм якын-тирә авыллардан чиркәү башлыклары һәм мәхәллә кешеләре җыелды. Дини литургиядән соң чиркәү йортында халыкның күмәкләп күңел ачулары башланды. Бәйрәмне Аксубай чиркәве башлыгы, протоиерей Александр Качаев ачты. -...

Аксубайда Престол бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Быел бәйрәм аеруча да якты булып узды. Изге Феодосий Тотемский рухына догалар укып, рәхмәтләрен белдерер өчен Аксубайдан һәм якын-тирә авыллардан чиркәү башлыклары һәм мәхәллә кешеләре җыелды.
Дини литургиядән соң чиркәү йортында халыкның күмәкләп күңел ачулары башланды. Бәйрәмне Аксубай чиркәве башлыгы, протоиерей Александр Качаев ачты.
- Безнең изге яклаучыбыз - Феодосий Тотемскийга рәхмәтләребез чиксез, - дип белдерде рухани. - Аңа багышлап ел саен без бәйрәм программасы оештырабыз. Православие динен тотучылар яшәгән торак пунктларда мондый бәйрәмнең билгеләнеп үтелүе шатландыра. Бу безнең халыкның рухи үсеше турында сөйли.
Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов та сәламләде.
- Ел саен бәйрәмдә катнашучылар саны арта гына бара, - дип билгеләп үтте ул. - Монда олылар да, кечеләр дә килә, яшьләрнең актив катнашучылары сөендерә. Бу яшьләрнең рухи-әхлаки үсешенә зур игътибар бирелә дигәнне аңлата. Бәйрәм белән, кадерле аксубайлылар! Гаиләләрегезгә тынычлык һәм бәхет телим!
Престол бәйрәмен оештыруга чиркәү советы һәм православие общинасы зур игътибар бирә. Теләүчеләр өчен хәйрия ашлары оештыралар. Якшәмбе мәктәбендә мул өстәлләр коралар. Аксубай универсаль технологияләр техникумы самавыр кайнатып, тәмле ризыклар әзерләп, бәйрәмдә катнашучыларны табын артына чакырды. Район Мәдәният йорты коллективы чараның мәдәни өлешен оештыруны үз өстенә алган. Аксубай православие чиркәве яшьләре уен программасы оештырганнар. "Актай" агрофирмасы бәйрәм кунакларын, бала-чаганы җигелгән атларда утыртып йөртте.
Бәйрәм көнендә һава торышы да яхшы иде. Кояшлы җилсез көндә бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп яраткан артистлар чыгышына кушылып әйлән-бәйлән уйнадылар, балаларның сөенече йөзләренә чыккан иде. Бу җылылык, игелек һәм изгелек хисләре белән тулы бәйрәм озакка истә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев