Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пумала һәм рәссамның күңеле – аерылгысыз
Туган якны өйрәнү музеенда Лидия Третьякның " Мин иҗатсыз яши алмыйм" дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Чара бернинди купшылыксыз гади һәм ихлас килеп чыкты. Рәссам фотографияләргә карап картиналар ясавы белән бүлеште. Күргәзмәгә килүчеләр, аның һәр картинасы ул күчермә түгел, ә авторның күңел көзгесе булуын билгеләп үттеләр. Хәер беренче укытучы, остаз,...
-
Эскәмиядә гапләшеп утырабыз
Үзәк паркта үзәк китапханәнең яшь китап укучылары өчен "Җәйге эскәмия" эшли. Бу - балалар өчен мавыктыргыч ял, яңа танып-белүләр. "Гаилә китапханәсе" хезмәткәрләре шул көннәрдә "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән "Әкиятләрнең тылсымлы лабиринты буйлап" әдәби-танып белүле очрашу үткәрде. Балалар әкиятнең ничек барлыкка килүе турында фикер йөрттеләр, аннан соң әкият...
-
Буяулар фестивале – бу бик шәп!
Яшьләр көне кысаларында Аксубайда буяулар фестивале үтте. Ул Аксубайның иң актив, кыю һәм инициатив яшьләрен үзенә җыйды. Фестиваль яшьләр өчен иң кызыклы, мавыктыргыч вакыт үткәрү чарасына әйләнде. Барысы турында да онытып елына бер тапкыр рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкиндер бит инде. Бию көе яңгырады. Флэшмобта катнашучылар мәйданга сибелделәр. Биючеләрне әйләндереп алган...
-
Гуляев паркын койма белән әйләндереп алдылар
Аксубайда ТРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә яңа паркка нигез салыначак. Аны төзекләндерү эшләре башланды инде. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты "РИТЭК" линиясе буенча урнашкан паркны койма белән әйләндереп алуга 150 мең сумлык грант отты һәм бу атнада Романов урамы буенча 3 нче мәктәпнең элеккеге бакчасы территориясен...
-
Мөселман Сабан туе – экраннарда
ВГТРК телекомпаниясе "Россия-1" Аксубай районында үткән милли бәйрәмнәрне видеотасмага төшерде. "Рухи хәзинә" программалар циклын алып баручы Мөршидә Фатыйхова һәм аның командасы район халкын 25 июнь көнне Иске Кыязлы авылында узган, Кама аръягы зонасының 7 районыннан кунакларны үзенә җыйган Мөселман балалар Сабан туе атмосферасына чумарга чакыра. Эфир ВГТРК "Россия-1" каналында 14...
-
Төп мәйданда – Сабан туе һәм Уяв
Районның төп мәйданында район тарихында беренче тапкыр ике милли бәйрәм - Сабан туе һәм Уяв бер көнне үтте. Һәм бу безнең халыкның ни дәрәҗәдә дус, борынгы ике бәйрәмнең йолалары һәм тамырлары ни дәрәҗәдә ныклы булуын тагын бер кат исбатлады. Сабан туе мәйданы һәркемгә ачык Сабан туен, илләргә тынычлык, иминлек, басу-кырларның...
-
Мәйдан чакыра
2 нче июль, якшәмбе көнне, район халкын Сабан туе мәйданы үзенә чакыра. Сабан бәйрәме сәгать 10.00 да башлана. Традиция буенча бу көнне авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлиләр. Мәйданда шулай ук массакүләм уеннар, күңел ачулар оештырыла. Ат спортын яратучыларны Сабан туе ипподромы көтә, милли көрәш бәйрәмнең төп атрибуты булып тора. Ял итәргә...
-
Сабан туе мәйданы сигез район баласын үзенә җыйды
Аксубай районында беренче тапкыр мөселман балалар Сабан туе оештырылды, ул Иске Кыязлы авылында, табигатьнең иң гүзәл почмагында уздырылды. Быел мөселман балалар Сабантуйлары Татарстанның 4 районында үтә. Шул исәптән, барлык Кама аръягы зонасын (8 районны) берләштереп, безнең районда да. Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмгә Балтач районының Бурбаш авылында башлангыч бирелде. Ә аны...
-
Рамазан мөселманнарны берләштерде
Якшәмбе көнне район мөселманнары изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән бөек бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Иртәнге сәгать өчтә Аксубай районының үзәк мәчете 29 тәүлек ураза тоткан мөселманнар белән тулды. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, иң кыска төннәр нәкъ менә Рамазан аена туры килде. Иртәнге намаз тәмамланганнан соң ТР МДНнең...
-
Михаил Юхма: "Аксубайның тарихы бай"
Чуашстанның халык язу- чысы, Чуашстанның мактаулы фән һәм сәнгать академигы, чуаш язучысы, тарихчы, шагыйрь, драматург Михаил Юхма ТРда чуаш туган якны өйрәнүчеләр союзы рәисе Александр Семенов озатуында район кешеләре белән очрашты. Кунакларны Савгач урта мәктәбендә сөенеп каршы алдылар. Укучылар язучының үзенең бала чагы, иҗаты турында сөйләвен йотлыгып тыңладылар. Аның чуаш...
-
Фестиваль Аксубайда өченче тапкыр үтте
Аксубайда III "Уяну" экология фестивале үтте. Аны якташыбыз - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә үткәрәләр. Быел исә Аксубайның үзәк (балалар) паркында колач җәйде һәм 500 дән артык баланы берләштерде. Бу ничек булды соң Фестиваль үткәрү идеясен Аксубай китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева өч ел элек - "РИТЭК"...
-
Коръән-хафиз: Коръән, Рамазан һәм Татарстан турында
Рамазан ае үзәк мәчеткә йөрүче мөселманнар күңелендә шуның белән дә истә калды, бу көннәрдә алар белән Төркиядән килгән кунак - Коръән-хафиз Зәккәрия Аккая булды. Быел изге Рамазан аен үткәрергә Төркиядән Татарстан Республикасына 38 Коръән-хафиз килде. Тулаем Турциядән килгән 500дән артык кеше бөтен ил буйлап таралды. Аксубайга Зәккәрия Аккая килде. Рамазан...
-
25 июнь, якшәмбе көнне Аксубай районы мәчетләрендә узачак Рамазан гаете чаралары
Иртәнге намаз - 02:35 сәгатьтә; 03:00 сәгатьтә - бәйрәм вагазе; 03:45 сәгатьтә - Рамазан гаете намазы; 13:00 сәгатьтә - Иске Кыязлы авылында "Мөселман балалар Сабан туе".
-
Рамазан – әҗерләр ае
Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим! Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһ! Менә көтеп алынган Рамазан аебыз да үтеп бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. мөбарәк хәдис-шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде. Беренчесе - ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуында; икенчесе - кыямәт көнендә Аллаһ Тәгаләнең гүзәллеген күрүендә. Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: "Ураза -...
-
Ураза гаетендә бәйрәм чаралары
25 июнь көнне Ислам диненең иң төп бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете (Рамазан аенда ураза тотуның тәмамлануын белдерүче бәйрәм) билгеләп үтелә. Бу көнне район мәчетләрендә бәйрәм чаралары узачак: 2 сәгать 35 минутта - иртәнге намаз, 3:00 сәгатьтә - бәйрәм вәгазе, 3 сәгать 45 минутта - гает намазы. 13 сәгатьтә Иске...