Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай районы Киса авылында дәртле, иҗади кешеләр яши

Алар көндәлек хезмәт һәм хуҗалык мәшәкатьләре белән тулы тормышларын үзләре үк бизәргә тырышалар.

Авылда шәхси хуҗалыксыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, әмма ул чиксез игътибар таләп итә. Ләкин клубка килгәч, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр барлык эш-мәшәкатьләрен дә оныталар.

Авыл клубы чараларында, концертларда һәм театральләштерелгән тамашаларда катнашып, алар авылдашларының тормышын тагын да эчтәлеклерәк һәм күңеллерәк итәләр. Һәм бу гына да түгел. Кисалылар концерт программалары белән күрше Нурлат районына да чыгалар. Аларны район бәйрәмнәренә чакыру традициягә әверелгән инде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Сабан туенда исә сәхнә иҗатына гашыйк кисалылар һәрвакыт игътибар үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев