Аксубай биючеләре «Безнең заман» фестивале финалында эвен халык биюен тәкъдим итте
Район мәдәният йортының «Талант» эшләүче яшьләр бию ансамбле Казанда «Наше время — Безнең заман» республика иҗат фестивале финалында чыгыш ясады.
Бәйгенең зональ этабында катнашу коллективка зур уңыш китерде – ул икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу – ансамбль башкаручыларының зур талантын тану. Хореограф – атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Краснова җитәкчелегендәге коллектив сәхнәдә үзенчәлекле эвен халыклары бәйрәмен тәкъдим итте: ир-атлар авыр эштән кайткач, хатын-кызлар аларны шатланып каршы алалар. Аксубай биючеләрен югары башкару дәрәҗәсе, артистлык осталыгы аерып торды. Бигрәк тә эвен халыкларының сәхнә костюмнары игътибарны җәлеп итте.
Бу биюне Казанда узган «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә катнашучылар да күрде, шулай ук Аксубайда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт программасында да тамашачылар аларның чыгышыннан онытылмаслык тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев