Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайда «Китапханәдә кич - 2023»: флешмоб, тәҗрибәләр һәм Пушкин белән Гоголь

Гомумроссия китапханәләр көне алдыннан Аксубай үзәк китапханәсендә традицион кичке чаралар узды.

Бу кич гадәти булмады. Ел саен мондый чаралар кабатланмас һәм мавыктыргыч уза. Быел, Педагог һәм остаз елына һәм Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланган ел да шундый ук кызыклы булды.

Барысы да «Бергә укыйбыз» флешмобы белән башланды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре, актив укучылар һәм мәдәният волонтерлары кулларына китаплар тотып китапханә каршында тезелеп басып, җитмешенче еллардагы популяр кинофильм музыкасы астында бию башкардылар. Ахырда, сюжет буенча “туктаусыз китап укый башладылар”. Бу бай эчтәлекле, кызыклы кичнең прелюдиясе иде.

Сәгать алтыдан китапханәнең барлык бүлекләренең ишекләре ачылды. Кунаклар кызыксынып кабинеттан кабинетка керделәр. Аларны хезмәт күрсәтү бүлегендә табышмаклы ребуслар, викторина сораулары көтте, укучыларга әдәбият буенча дөрес җавап бирер өчен хәтерләрен яңартырга туры килде.

Пушкин почмагы китапханәдә кич катнашучыларына бу кичә турында истәлеккә шагыйрь кырында XIX гасыр шартларында фотога төшәргә тәкъдим ителде. Балалар да, олылар да бу мөмкинлекне кулдан ыкындырмадылар.

«Гоголь өч үлчәмдә» инновацион лабораториясендә укучылар бу язучы турында күбрәк белделәр – мәдәният волонтерлары – район үзәге мәктәпләре укучылары аларга бу эштә бик яхшы ярдәм иттеләр. Монда алар 3D-модельле программасына кушылдылар, ә иң актив катнашучылар үзләре белән 3D-принтерда эшләнгән китаплар өчен тоткыч җиһазны бүләк итеп алдылар.

Укучылар славян язуы белән дә таныштылар, кәгазьдә каләм белән язарга тырыштылар, изге апостоллар Кирилл һәм Мефодий калдырган әлифба турында үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар, андагы хәрефләрне чишәргә тырыштылар.

Балалар китапханәсендәге “Эколог темада” китапханә лабораториясе әйләнә-тирә дөньяга битараф булмаган укучыларны җыйды. Алар табигый материалны кулланып төрле тәҗрибәләр үткәрделәр: суны чистарттылар, сабын куыклары җибәрделәр. «Этно-экскурс» интерактив мәйданчыгы да актив эшләде.

Гаилә китапханәсендә “Библ-фильм” “Әдәби кинозалы”, “ Василиса Премудрая дәресләре” осталык дәресләре узды. Балалар һәм өлкәннәр алар белән теләп кызыксындылар, һәр мәйданчыкның эшендә катнашу һәркем өчен мавыктыргыч булды. Коридорда укучылар арасында ишетелгән сөйләшү моның тагын бер дәлиле булды.

– Ә син өйдә калырга теләдең...

–Мин бит шундый кызыклы булыр дип белмәдем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев