Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай районы Татарстанда үз мәдәниятен тәкъдим итте

Икенче ел аксубайлылар «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә катнашалар

Быел ул республиканың муниципаль берәмлекләре арасында Гаилә елы кысаларында уздырыла. Бәйге җиңүчесе булган район федераль яисә төбәк мәдәни проектын гамәлгә ашыру урынына әвереләчәк.

Аны тормышка ашыру өчен җиңүче 4 миллион сумга сертификат алачак.

Аксубай районы «Әкият» балалар мәдәни үзәге мәйданчыгында чыгыш ясады. Район мәдәниятен үзешчән артистлар һәм төрле тармак вәкилләре тәкъдим итте, алар Аксубай районы колоритын халык иҗаты күргәзмәләрендә дә, мастер-классларда да, үзәк мәйданчыкларындагы чыгышларында.

«Әкият»тә мәдәният көне – бәйрәм генә түгел, ә берләшү, үз казанышларыңны күрсәтү һәм үз тәҗрибәңне якташлар белән уртаклашу да ул. Бу бәйрәм безгә традицияләрне саклауның һәм халыклар бердәмлеген ныгытуның мөһимлеген искә төшерә. Бәйрәм башланганчы үзәк каршындагы мәйданчыкта күргәзмәләр урын алды.

Аксубай районы үз халкы белән бай. Керү юлында «Аксубай җиренең күренекле кешеләре» дип аталган күргәзмәсе урнашты. Район исә барлык эшчәнлек өлкәләрендә: авыл хуҗалыгында, урман хуҗалыгында, гаилә бизнесында үз күргәзмәләрен тәкъдим итте, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, район мәгариф учреждениеләре коллективлары да. «Актай» АПКсы үз продукциясен һәм ат спортындагы казанышлар күргәзмәсен тәкъдим итте. Жюрины нәселле атлар үрчетү кызыксындырды.

Аксубай урманчылары питомникта үстерелгән чыршы, тубылгы үсентеләрен, шулай ук агачтан күп төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы тармагының уңышлары һәм казанышлары турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән күргәзмәдән белеп булды.

Тармак җитәкчесе Борис Соломонов инвесторлар, КФХ, кече хуҗалыклар турында сөйләде. Валерий Сапеев, Әлфирә һәм Айзат Шакировлар КФХсының темасын дәвам итеп, җитештерү продукциясен күрсәттеләр. Ирле-хатынлы Вафиннар тәкъдим иткән төрле бал, балавыздан ясалган эшләнмәләр дә күпләрне кызыксындырды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы кулинария һәм кондитер ризыклары алып килгән иде. Ә чыгышлардан соң, аларны теләгән һәркем авыз итеп карый алды.

Аерым игътибар үзәгендә волонтерлар булды – «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы белән берлектә алар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» иреклеләр үзәге эшен күрсәттеләр. Һәр кунак яшеренү челтәрләре үрүдә катнаша яисә волонтерлар тәкъдим иткән продукцияне сатып алып, сугышчыларга ярдәм итүнең уртак эшенә үз өлешен кертә алды. Сатудан кергән акча яклаучыларга ярдәм итүгә китәчәк.

«Әкият» балалар үзәге фойесында кунаклар иҗади мохиткә чума алды. Биредә күргәзмәләрдән тыш осталык дәресләре оештырылды.

Бикмуллиннарның иҗади гаиләсе агач, чүлмәк эше һәм рәсем сәнгатенең гаилә остаханәсен тәкъдим итте. Аксубай районында яшәүче гаиләләрнең милли колориты, байлыгы һәм мәдәни традицияләренең төрлелеге туган якны өйрәнү музееның «Уңайлы йорт җылысы» проекты кысаларындагы күргәзмәләрендә, «Славутница» халык арт-терапия студиясендә күрсәтелде.

Китапханә белгечләре «Гаилә уртак ял һәм китаплар уку белән нык» проектын тәкъдим иттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенең иң күләмле «Йортка тынычлык» күргәзмәсе экспозициясендә 30дан артык төрле күргәзмә, мастер-класслар тәкъдим ителде. Мәдәният бәйрәмендә катнашучы якташларның һәм кунакларның күргәзмәләр белән генә хозурланып калмыйча, остаханәләрдә катнашу, ә кайбер эшләнмәләрне хәтта истәлеккә сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Күпләр өчен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмәтованың күргәзмәсе һәм остаханәсе кызыклы булды. Гаилә елында гаилә династияләре күргәзмәсе дә аеруча актуаль булды. Һәм күп кенә якташлар фотолардан таныш йөзләрне сөенеп эзләделәр. Районның спорт казанышлары, шул исәптән спорт мәктәбе уңышлары күргәзмәсе дә кунакларда зур тәэсирләр калдырды. Монда спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре төрле спорт ярышлары буенча яулаган Кубоклар, медальләр һәм бүләкләр урын алган иде.

Мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концертын Гаилә елына багышлаулары символик мәгънәгә ия. Бәйрәм чарасы Алим Идиятуллин башкаруында «Аксубаем» җыры белән ачылып китте һәм Аксубай районы тормышы турындагы видеоролик белән үрелеп барды. Аксубай районында 437 күп балалы гаилә яши, гаиләләрнең күбесе – күп милләтле. Мәдәният бәйрәме кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Гилманов һәм Россия Герое Рәсим Баксиков сәламләделәр.

– Аксубай районында үз тамырларын, үз җирләрен, үз традицияләрен яраткан күп милләтле халык яши, – дип ассызыклады Алмаз Мингулов. – Бүген без дөньяның, Россиянең, Татарстанның төрле почмакларында яшибез, әмма барыбызны да безгә тормыш, яшәеш бүләк иткән туган районыбыз берләштерә!

Ленар Хәкимҗанов билгеләп үткәнчә, Аксубай районы икенче ел «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә катнаша һәм узган ел аның чыгышы аерым истә калырлык булды. Район үз территориясендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау ягыннан үрнәк булып тора, дип ассызыклады ул. Рәсим Баксиков билгеләп үткәнчә, бу аксубайлыларның ватанпәрвәрлегенең төп чагылышы булып тора. Зал районның элеккеге башлыгы Камил Гилмановны көчле алкышларга күмде. Ул районда яшәүче халыкларның дуслыгын һәм туганлыгын, махсус хәрби операция башлану белән аеруча ачык күренгән төрле милләт халыкларының бердәмлеген ассызыклады.

Концерт программасы гаиләкөнкүреш гореф-гадәтләрен: бала туу, аңа исем кушу традицияләрен һәм солдатны армиягә озату гадәтләрен, районда яшәүче төп милләтләрнең туй йолаларын үз эченә алды. Сәхнәдә район артистларының, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең, р а й о н м әдә н и я т й о р т ы коллективларының профессионализмы гына түгел, шулай ук милләтләрнең берләшүе дә чагылыш тапты. Концерт ике сәгать дәвам итте, ул бер сулышта үтте, залда аерым мохит хөкем сөрде – артистларны көчле алкышладылар, вакыт-вакыт аларга кушылып биеделәр дә, җырладылар да, алар белән бергә еладылар да. Тамашачылар үзләрен артистлар белән бергә тормыштан алынган театральләштерелгән куелышларда «яшәгән» кебек хис иттеләр. Районны «Әкият» сәхнәсендә 350 аксубайлы тәкъдим итте, ә күмәк бию күренешләрендә тармак ветераннары да, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә, табиблар да, социаль блок хезмәткәрләре дә катнашты. Чыннан да, Аксубай халкы бер иҗади гаиләгә берләшә белә.

Сәхнәдә чыгыш ясаулар экранда тематик роликлар – авыл тормышын, армиягә озату йолаларын, гаилә парлары тормышын чагылдырган күренешләр белән үрелеп барды. Концерт программасы 2025 елга – ТР Рәисе тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган патриотик блокны да үз эченә алды. Зал Василий Воронин башкаруында патриотик җыр яңгыраганда, аягүрә басты. Бәйрәмдә катнашучылар Ирина Молодкинаның безнең яклаучыларга кирәк булган волонтерлык ярдәменең мөһимлеге турындагы шигырен тын да алмый тыңладылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы офицер хатыны, «Нечкәбил» республика бәйгесе финалчысы Лилия Мантованың «Довоюй, родной» җыры яңгырагач, тамашачылар күз яшьләрен тыеп кала алмадылар. Тамашачылар бәйрәмнән концерт номерларыннан гына түгел, ә якташлар белән очрашуның бәхетле мизгелләреннән дә тәэсирләнеп, туган районыбызның күңел җылысын да өлешчә үзләре белән алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев